Логотип Идель
Белми калма

КАЗАНДА ЯҢА ЭКОҮЗӘК: КАЙДА?

Татарстан башкаласында яңа экоүзәк пәйда булачак. Ул Космонавтлар урамында урнашкан хәзерге балалар экология-биология үзәге урынында урнашачак. Әлеге оешма 1984нче елдан бирле эшли. Яңа үзәкнең проекты “Татинвестгражданпроект” тарафыннан эшләнелгән.

Өч катлы шушы үзәктә уку кабинетларын төзекләндерәчәкләр, ачык һавада эшләү өчен урам киңлегендәге территорияне дә яхшыртачаклар. Экоүзәк эчендә лекция блогы һәм оранжерея булачак. Алар үзара ачык лекторийлы һәм дендрарийга караган эчке ишегалды белән тоташачак.

Бинаның беренче катында интерактив музей, медицина блогы, буфет һәм остаханә булачак, икенче катта – уку кабинетлары. Өченче катта конференц-зал, административ бүлмәләр урнашачак. 350 квадрат метр мәйданны тәшкил иткән оранжереяны ике климатик зона – “тропик” һәм “субтропик”ларга бүләчәкләр.

фото Бизнес Online сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев