КАЗАНДА ИКЕНЧЕ «МКМ: ЯШЬЛӘР МӘДӘНИЯТ МЕНЕДЖМЕНТ» РЕСПУБЛИКА ФОРУМЫ БАШЛАНА
Икенче «МКМ: Яшьләр Мәдәният Менеджмент» Республика форумы 2021 елның 21-24 декабрендә «Идел» яшьләр үзәгендә узачак. Форум мәдәният өлкәсендә ирекле үсешнең барлык юнәлешләрен дә берләштерәчәк, сәнгатькә битараф булмаган кешеләрнең үз-үзләрен күрсәтү мәйданчыгына әвереләчәк.
Форум барышында катнашучылар Татарстан Республикасында «Мәдәният волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтен үстерүгә юнәлдерелгән район бүлекләренең юл карталарын һәм социаль проектлар эшләячәкләр. Быел «МКМ: Яшьләр Мәдәният Менеджмент» форумы Россия мәдәният эшлеклеләрен һәм социаль проектлау, менеджмент һәм чараларны оештыру буенча федераль экспертларны бер мәйданчыкта җыячак дип көтелә.
Исегезгә төшерәбез, «МКМ: Яшьләр Мәдәният Менеджмент» халыкара форумы 2020 елда республиканың 20 районыннан 80 вәкил катнашында узган иде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 август 2022 - 16:34
-
5 август 2022 - 13:34
-
5 август 2022 - 11:43