Логотип Идель
Белми калма

Казан мәктәпләре – Россиянең иң яхшылар рейтингында

IT өлкәсе бездә шулкадәр популяр ки, мәгълүмати технологияләрне алга сөргән мәктәпләр дә җитәрлек. Шунысы сөендерә: Россиядәге бу мәктәпләр арасында Татарстанныклар да кимен куймый.

RAEX рейтинг агентлыгы IT юнәлешендә эшли торган мәктәпләр рейтингын төзегән. Әлеге тикшеренү эшенең төп максаты – мәгълүмати технология юнәлешендәге вуз өчен иң студентларны әзерли торган мәктәпләрне ачыклау. Аның нәтиҗәсендә, 30 мең чыгарылыш укучысы, Россиянең 8 меңнән артык мәктәбе турында мәгълүмат җыелган. Шушы егет-кызлар 2018 елда IT-юнәлеш белән бәйле иң яхшы профильле вузларга укырга кергән. Кайбер мәгълүматны агентлыкка вузлар үзләре тәкъдим иткән.

Иң яхшы IT-мәктәпләр рейтингына 200 мәктәп кергән. Алар – Россиянең 44 төбәгендәге уку йортлары. Шул исәптән, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсенә 71 мәктәп туры килә. Новосибирск, Санкт-Петербургның 10ар мәктәбе тәкъдим ителгән. Воронеж өлкәсе, Татарстан республикасыннан рейтингка 7шәр уку йорты кергән.

Татарстанның кайсы мәктәбе – ничәнче урында?


16нчы урын – Казанның 131нче мәктәбе


56нчы урын – КФУның IT-лицее


99нчы урында – КФУның Н. Лобачевский исемендәге лицее


105нче урында – Яр Чаллы шәһәренең 26нче лицее


126нчы урында – Яр Чаллы шәһәренең А.С. Пушкин исемендәге 78нче лицее


169нчы урында – Казанның 2нче лицей-интернаты


192нче урында – Казанның 39нчы мәктәбе


Әлеге рейтингта урыннарның 64,5 процентын Мәскәүдә урнашмаган мәктәпләр алып тора. Ә башка рейтингларда күбесенчә нәкъ менә алар тәшкил итә торган булган. Бу исә төбәкләрнең IT юнәлешкә басым ясавы турында сөйли.

Бу исемлектә беренче урынны МДУның А.Н. Колмогоров исемендәге махсуслашкан уку-фәнни үзәге – мәктәп-интернаты, икенче-өченче урыннарны – Бауман инженер мәктәбе, Санкт-Петербургның физика-математика буенча 239нчы номерлы Президент лицее.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев