Логотип Идель
Белми калма

«КАЙТАМ»: ТАТАРСТАН БӨТЕН РОССИЯДӘН БУЛАЧАК АГРАРИЙЛАРНЫ ҖЫЯ

Аграр югары уку йортларының 200дән артык студенты «Кайтам» мәгариф программасында катнашачак. Әлеге программаның максаты  булачак белгечләрне авыл хуҗалыгы предприятиеләренә җәлеп итү.

Бу чара 12-16 сентябрьдә Лаеш районында узачак. Катнашучылар 4 көн дәвамында җитештерү яки азык-төлек темасы белән берләшкән лагерьда белем алачаклар. Лагерьда Татарстанның агросәнәгать комплексы базарында катнашучылар тәкъдим иткән чын кейслар хәл ителәчәк. Катнашучыларны агросәнәгать комплексы үсешенә җәлеп итү 3 форматтан торачак: предприятиегә эшкә урнашу, Татарстанның авыл территорияләрендә үз эшеңне үстерү һәм Татарстанның башка төбәкләр белән партнерлык кооперациясе.

Хәзерге вакытта авылга кайтырга җыенучылар саны бик аз икән: соңгы 3 елда авылда эшкә урнашкан яшьләр нибары 9 % кына тәшкил итә.

«Студентларыбызны эшкә урнаштыру безнең өчен бик мөһим. Төп бурычыбыз  авыл тормышына, авыл хезмәтенә уңай мөнәсәбәт тәрбияләү», ди Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев.

«Кайтам» проектында катнашырга теләгәннәр 5 сентябрьгә кадәр әлеге сылтамадагы гаризаны тутырырга тиеш: https://clck.ru/WKjSq

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев