Логотип Идель
Белми калма

«ЯЛКЫН» ЖУРНАЛЫ БӨТЕНРОССИЯ БАЛАЛАР ГМЧЛАРЫ БӘЙГЕСЕНДӘ ҖИҢДЕ

 

Журнал Калининградта үткән «Волшебное слово» бәйгесендә махсус номинациядә — «Россия халыклары телләрендә иң яхшы басма» номинациясендә җиңү яулады.

Быел конкурска Россиянең 40 шәһәреннән басмалар тәкъдим ителде. Балалар матбугаты төрле республикалардан — Татарстан, Саха (Якутия), Башкортстан, Дагестан, Мордовия, Удмуртия, Марий Эл, Комидан килгән. Бәйгедә традицион рәвештә тугандаш Белоруссиянең балалар матбугаты да катнашты.

Бәйге оештыручысы — Басма индустриясе предприятиеләре берлеге.

Конкурс РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы финанс ярдәме белән үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев