Логотип Идель
Белми калма

Хәния Фәрхи истәлегенә концертлар үтәчәк

2017 елның 27 июле Хәния апаны арабыздан алып китте. Быел 30 майда (җырчының туган көнендә) берьюлы өч шәһәр – Чаллы, Казан һәм Уфада Хәния Фәрхи истәлегенә концертлар үтәчәк. Килгән барлык тамашачыга Татарстан һәм Башкортстанның яраткан җырчысының тормыш юлы, иҗаты турында китаплар бүләк ителәчәк. 

- “Онытылыр димә” дип исемләнгән әлеге китап тиздән әзер булачак, - ди җырчының ире Габделхай Биктаһиров, - аның тиражы 3000 не тәшкил итә. Аны әзерләргә ярдәм итүче бар кешегә олы рәхмәтләремне җиткерәсе килә. Бигрәк тә язучыларга: аларның нибары 2 ай вакытлары бар иде.

Хәйрия концертларында барлыгы 70 популяр җырчы катнашыр дип көтелә. Шушы өч концерт видеотрансляция аша бербөтенгә тупланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев