Логотип Идель
Белми калма

GORIZONT FILMS ҺӘМ YUMMY MUSIC «ВЫСОКИЙ ДУХ» ФИЛЬМЫНА САУНДТРЕКЛАР АЛЬБОМЫН ТӘКЪДИМ ИТӘ

 

Gorizont films документаль кино продюсерлык үзәге һәм Yummy Music татар лейблы «Высокий дух» фильмына язылган композицияләр альбомын тәкъдим итте. Кинокартина Казан мөселман кинофестиваленең (2023) төп программасында күрсәтелде һәм Парижда ел да уза торган ARFF кинофестивале финалисты исемен алды, шулай ук, «Особое упоминание» номинациясенә дә лаек булды.

Саундтрек фильмның төп герое – шагыйрь Рәхим Саттар сүзләренә язылган 10 уникаль татар җырыннан тора. Бу проект сигез Казан артистын һәм композиторының игътибарын җәлеп итте. Алар, үз чиратында, музыкаль әсәрләрендә шигъриятнең тирән һәм кабатланмас мәгънәсен ача алды. Саундтрек өстендә эшләгәндә шунысы кызык булды: һәр артист шигырьне үзе сайлады. 

Музыкантлар жанрлар белән экспериментлар ясады һәм төрле стильләрдә эшләде – пост-роктан алып, трип-хопка кадәр. Бу фильмның эмоциональ пейзажының күптөрле булуын күрсәтте.

Җырларның авторлары – Йосыф Бикчәнтәев, Дмитрий Крапивин һәм Әлфия Гәрәйшина, Ания Фәйзрахманова (Juna), Александра Мостафина, Fauzia, Оскар Юнысов (GAUGA), URTIC һәм Зуля Камалова. Альбомда ике татар халык җыры да бар, аларны төп геройның туган авылы – Чишмә халкы язды.

«Высокий дух» альбомы – ул фильм саундтрегы гына түгел, ул – мөстәкыйль музыкаль әсәр. Ул тыңлаучыны тарихка җәлеп итә һәм, аңа, югары рухта, Рәхим Саттарның дөньясын ачарга ярдәм итә. 

«Высокий дух» альбомына сылтама.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев