Логотип Идель
Белми калма

«ГЕРОИСТОРИЙ» – КФУда ЯҢА ЧЕМПИОНАТ

Аудитория алдында чыгыш ясый алу сәләте һәркемгә дә бирелми. Әмма бу күнекмәне үзеңдә үстереп була. КФУда да шул уңайдан яңа проект – сторителлинг буенча чемпионат башланып китте. Ул студентларны интеллектуаль, иҗади, эстетик яктан үстерер өчен оештырыла.

Сторителлинг буенча чемпионат – студентлар арасында текст язу һәм аны тәкъдим итү буенча иҗади ярыш. Шулай итеп, укучылар үзләре язган текстның кыйммәтен һәм мәгънәсен аңлатачаклар, ниндидер гамәлләр ясарга да мотивация бирәчәк. Әлеге сынау КФУда укучыларның иҗади һәм интеллектуаль сәләтен ачарга мөмкинлек бирә. Сайлап алу турын уңышлы узган студентлар сторителлинг һәм ораторлык осталыгы буенча белем бирү модулен узачак. Алар өчен тренинг, мастер-класс, иҗади очрашулар да уздырылачак.

7 ноябрь көнне КФУда әлеге проектның белем бирү юнәлешендә беренче этабы узды. Сторителлинг чемпионаты катнашучыларына ораторлык сәнгате буенча дәресне ораторлык осталыгы буенча тренер, Top10kazan резиденты Руслан Скорпов уздырды. Алга таба катнашучыларны тагын 3 мастер-класс көтә. Алар анда шулай ук ораторлар белән очрашачак. Финалда катнашучылар ни өчен сәламәт яшәү рәвешен сайлаулары һәм тормышта тәмәкегә урын булмавы турында сөйләячәк. 4 минут дәвамында студентларга бу теманың бөтен нечкәлеген аңлату кирәк булачак. Иң лаеклы укучыларга бүләкләр тапшырачаклар. Әлеге проект “Росмолодежь” яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкның грант акчаларына уздырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев