Логотип Идель
Белми калма

«ЕЛ СТУДЕНТЫ – 2020»: ҖИҢҮЧЕ КЕМ?

Кичә Казанда «Татарстан Республикасы Ел Студенты» премиясе финалы узды.  Быел ул 16нчы тапкыр үтте. Җиңүчеләр кем?

Әлеге бәйгедә гран-при алучы кешегә 2011 елдан бирле дөньяның теләсә-кайсы югары уку йортында бушлай белем алу хокукы бирелә. Быел бәйгегә 350 студент гариза калдырган:

– Гаризалар саны буенча рекорд куелды. Республиканың 25 югары уку йортыннан 354 кеше катнашырга теләк белдерде”, - дип сөйләде “ТР Студентлар лигасы” президенты  вазифаларын башкаручы Руфат Кыямов.

Премияне 18 юнәлештә тапшырдылар. Җиңүчеләр арасында студентлар оешмалары, клублар да бар. Бәйгенең быелгы төп үзенчәлеге – ул онлайн һәм офлайн форматларда барды.

– Чын күңелемнән Студентлар көне белән котлыйм! Минем дә сезнең белән бергә шатланасым килә, – дип мөрәҗәгать итте студентларга ТР президенты Рөстәм Миңнеханов, – сезнең әле барысы да алда.

Ә 2020 елның «Ел студенты» исеменә В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты студенты Дамир Нургалиев лаек дип табылды.

Җиңүчеләр арасында «Ялкын»лылар да бар. Мисал өчен «Медийщик года» номинациясендә безнең даими авторыбыз, КФУ студенты Талия Төхвәтуллина җиңде. Чын күңелдән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев