Логотип Идель
Белми калма

«ЕЛ КАЗАНЫШЫ» ПРЕМИЯСЕ: КАТНАШКАНЧЫ БЕЛЕРГӘ ТИЕШЛЕ 3 ЯҢАЛЫК

Тиздән Татарстанда иң сәләтле студентны сайлап алачаклар. «Ел казанышы» IV республика премиясе – урта һөнәри уку йортларында укучы студентлар өчен. Аның гаризалар тапшыру кампаниясе инде башланып китте.

Елдан-ел премия үсә-үзгәрә бара. 2020нче ел да искәрмә түгел. Быел премиядә катнашу юнәлешендә үзгәрешләр кертелгән. Алар болайрак:

– Папка-портфолио – электрон форматта

Гадәти папка-портфолиолар электрон форматка күчерелә. Хәзер катнашучыларның казанышлары, тәкъдим итү хатлары, презентацияләр, гаммәви мәгълүмат чараларында чыккан материаллары – болар барысы да  «Татарстан студенты» (https://studgrant.ru) автоматлаштырылган платформасы аша PDF-форматында оештыру комитетына җибәрелә.

– «Ел волонтеры» түгел!

«Ел волонтеры» номинациясенең исемен «Елның ирекле булышчысы» дип үзгәрткәннәр

 – Яңа номинация

Премиядә «Елның ирекле булышчылар берләшмәсе» дигән яңа номинация пәйда булган

Әлеге премиядә катнашасың киләме? Әйдә, тәвәкәллә! Моның өчен синең Татарстанда урнашкан урта һөнәри уку йортында белем алуың, сиңа 16-25 яшь булуы мөһим. Шулай ук премиядә студентлар коллективы, берләшмәләре, оешмалары (студентлар советы, тулай торакларның студентлар советы, студент клублары, студентларның фәнни җәмгыятьләре, студентлар медиалары) катнаша ала.

Этаплары

Премия өч этаптан тора:

1. Электрон гариза тапшыру кампаниясе (18 февральгә кадәр дәвам итә);

2. Читтән торып катнашу этабы – гаризаларны эксперт советы карый, бәяли (28 февральгә кадәр);

3. Үзең килеп катнашу этабы – катнашучыларның презентацияләрен күрсәтү (28 февраль – 28 март 2020 ел).

Премия дәвамында аның катнашучылары 17 номинациядә көч сынаша. Аларның иң мөһиме – «Гран-При». Студент яки студентлар коллективы шәхси яки коллектив номинациясендә бер номинациядә катнаша ала. Ләкин аннан кала, студент «Гран-При» номинациясендә дә катнашырга хокуклы.

Әлеге премия урта һөнәри уку йортларында укучы сәләтле студентларны ачыклау, бәяләү, аларга ярдәм күрсәтү, студентларның иҗади, фәнни, спорт һәм социаль яктан активлыкларын арттыру йөзеннән оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев