Логотип Идель
Белми калма

Чит ил кунаклары Казан Сабан туенда көч сынашачак

23 июндә Казанда Сабан туе бәйрәме узачак. Милли бәйрәм быел ике урында –Каенлыкта һәм төзекләндерү эшләре башкарылган Аккош күлендә үткәреләчәк.

Башкала Сабан туенда футбол буенча дөнья чемпионаты кунаклары өчен махсус мәйданчык эшләячәге билгеле булды. Бу хакта журналистларга башкаланың IT-паркында урнашкан футбол буенча Дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә Казан мэры Илсур Метшин җиткерде.

– Чемпионат кунаклары Сабан туен тамаша кылып кына калмый, төрле ярышларда да көч сынаша алачак, – диде Метшин. – Ул – интерактив бәйрәм. Безгә кунакчыллыкны, милли колоритны күрсәтергә кирәк. Кунаклар моңа игътибар итсен иде.

Шәһәр мэры башкаланың чемпионатка әзер булуын, Казанда узган беренче матчтан соң канәгать калуын да җиткерде.

Сүз уңаеннан, шәһәр мэрын бүген ЮХИДИ хезмәткәрләре туктату хакында да сөйләде. “Мэрны шәһәр урамында туктаткач, сәеррәк билгеле. Әмма ЮХИДИ хезмәткәре туктатуының аптырарлык берние дә юк. Хезмәткәрләреең итагатьле булуына сокландым. Әлеге вакыйга бөтен кешене дә үзгәртә икән бит. Шәһәр дә, инфраструктура да үзгәрә икән”, – диде Илсур Метшин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев