Логотип Идель
Белми калма

БИЛӘРДӘ «СӘЛӘТ»НЕҢ ЙОМГАКЛАУЧЫ СМЕНАСЫ СТАРТ АЛДЫ

Кичә Биләр тарихи археологик музей-тыюлыгы территориясендә XI Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының соңгы алтынчы сменасы – ЛИДЕРЛЫК БИЛӘР ФОРУМның (ЛИДЕРСТВО/LEADERSHIP) ачылыш тантанасы булып узды.

Ачылу тантанасында сәламләү сүзе белән Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле аппаратының иҗтимагый проектларын гамәлгә ашыру департаменты башлыгы Соловьев Дмитрий Евгеньевич чыгыш ясады.

«Мин монда беренче тапкыр килдем һәм сезгә чын күңелдән көнләшәм, дип әйтергә телим – сез, чыннан да, искиткеч урынга эләктегез. Кешеләргә яхшырак булырга, яңа дуслар табарга һәм милли гореф-гадәтләрне сакларга ярдәм итүче урынга. Мин ышанам, форумда үткәргән көннәрегез сезнең хәтерегездә мәңгегә калачак», - дип ассызыклады ул.

Шулай ук балаларга Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина да мөрәҗәгать итте.

«Сез үз яшегез өчен бик күп эшләр башкарасыз. Мин бүген башланган сменаның истә калырлык булуын һәм сезне киләсе уку елында җылытып торуын бик телим. Рәхмәт сезгә һәм рәхмәт бу искиткеч урынны булдыручы оештыручыларга», - дип өстәде ул.

Сәләтнең йомгаклаучы сменасы Россия мәктәп укучылары хәрәкәте белән берлектә оештырыла, форум территориясендә илнең 12 төбәгеннән 1000нән артык активист-бала ял итә.

Катнашучылар - Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе төбәкләре «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте»нең база мәктәпләре үзидарәсе лидерлары, 2022 елгы җәйге сәламәтләндерү кампаниясе нәтиҗәләре буенча иң актив балалар.

Йомгаклаучы смена вакытында кунакларны иҗтимагый оешмалардан һәм төрле өлкәләрдәге белгечләрдән остаханәләр көтә - SMMнан алып актерлык осталыгына кадәр. Ә мавыктыргыч уку-укыту программалары балаларга һөнәри юнәлешләрен сайлауда гына түгел, тормыш максатларын формалаштыруда да ярдәм итәргә тиеш.

Остаханәләрне һәм уку-укыту сессияләрен дизайнер һәм укытучы Мария Степанова, ТР мәдәният министры киңәшчесе Руслан Шиһабетдинов, МинМолТинс юнәлеше җитәкчесе Алина Костягина, ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева, Мәскәү Политехник Университетының студентлар тренинг үзәге җитәкчесе Татьяна Бизина, «УРАМ» яшьләр экстрим-паркы директоры Мария Крюкова, бизнес-тренер, коуч Диана Вәлиуллина һәм тележурналист, продюсер Кира Железняк үткәрәчәк.

«Сәләт» Россия мәктәп укучылары хәрәкәте белән бишенче ел рәттән уртак смена үткәрә. Быел Татарстанга Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең экология һәм лидерлык юнәлешләре вәкилләре килде: 300 яшь эколог һәм лидер дөньядагы иң кискен проблемалар һәм аларны чишү ысуллары турында фикер алышуны дәвам иттәләр, шулай ук актив рәвештә үз-үзләре һәм әйләнә-тирә дөнья белән гармониядә булырга өйрәнәләр.

Моннан тыш, смена вакытында «Җанлы Сәләт» (SeletLive) турыдан-туры эфирлар студиясе үз эшен дәвам итәчәк. Трансляцияләр Сәләтнең рәсми ВКонтакте һәм YouTube аккаунтларында алып барылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X