Логотип Идель
Белми калма

Балалар һәм яшьләр өчен чираттагы финанс грамоталылыгы атнасы узачак

2019 елның 17-24 апрель көннәрендә  бөтен илебез буйлап V Балалар һәм яшьләр өчен Бөтенроссия финанс грамоталылык атнасы узачак. Аның кысаларында ел саен бесплатных мәгълүмати-белем тарату чаралары уздыру каралган.
Әлеге финанс грамоталылыгы атнасын уздыруның төп максаты –  булачак кулланучыларны киләчәктә финанс хезмәтләрдән дөрес кулланырга өйрәтү, шулай ук бу эшкә аларның әти-әниләрен дә җәлеп итү.

Бу елны чаралар географиясе бик киң булачак – Калининградтан башлап Владивостокка кадәр – һәм масштаблы финанс грамоталылыгы буенча укулар Россиянең бөтен өлкәләрен дә колачлар, дип планлаштырыла.

Балалар һәм яшүсмерләр өчен чираттагы финанс грамоталылык атнасы дәвамында «Финансовый детектив» дип исемләнгән Бөтенроссия онлайн-квесты, матбугат чаралары өчен Бөтенроссия күләмендә бәйге уздыру, шулай ук ачык дәресләр һәм «балалар балаларны укыта» форматында укучылар, студентлар өчен лекцияләр, финанс грамоталылыгы темасына онлайн-дәресләр, ата-аналар өчен вебинарлар, финанс грамоталылылыгн үстерү өчен балалар һәм яшьләр өчен онлайн-курслар, партнер булган «Инфоурок» оешмасы тарафыннан интернетта бәйге уздыру да каралган.

Белешмә:

Әлеге атна Россия икътисад министрлыгының махсус проекты кысаларында уздырыла. Ул проект 2011 елда башланып киткән. Һәм аның төп максаты - Россия гражданнарының финанс грамоталылыгын арттыру, шәхси акчаларга сакчыл караш булдыру, шәхси һәм гаилә бюджеты белән дөрес эш итәргә өйрәтү. Ә мондый Балалар һәм яшьләр өчен Бөтенроссия финанс грамоталылык атналары 2014 елдан бирле уздырылып килә. Әлеге атналык чараларында, һәм шулай ук Олы яшьтәге кешеләрнең җыелган акчалары атналыгы чараларында барлыгы 7,5 млн нан артык кеше катнашып өлгергән инде (Россия буенча барлыгы 90 000 чара уздырылган).
Россия икътисад министрлыгының махсус проекты һәм Балалар һәм яшьләр өчен Бөтенроссия финанс грамоталылык атнасы турында туган сорауларны press@vashifinancy.ru адресы буенча юлларга яки вашифинансы.рф сайтында табарга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев