Логотип Идель
Белми калма

АЛЕКСЕЕВСК ОНЛАЙН-ТУРНИРГА ДӘШӘ: COUNTER-STRIKE:GO

Алексеевск районының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге турнир игълан итә. “Бөтен кеше карантинда чакта нинди турнир ул?” дисезме. Хәзер сөйлибез.

Алексеевск районының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге турнир игълан итте. Әлеге турнир компьютер спортына багышланачак. Катнашу өчен хәзердән үк теркәлә башларга була.

Турнирның да турниры бу: Counter-Strike:GO

Турнирда җиңүчеләргә бүләккә барлыгы 12 000 сум акча әзерләнеп куелган.Уен Counter-Strike:GO дисциплинасы буенча 2х2 форматында үткәреләчәк.

Кайчан?

Әлеге уен 6 апрель көнне 16.00дә старт ала. Теркәлү 5 апрель 18.00га кадәр дәвам итә.

Нинди бүләкләр көтелә?

1 урын – 6 000 сум

2 урын – 4 000 сум

3 урын – 2 000 сум

Ничек катнашырга?

Ни кызганыч, әлеге уенда бары тик Алексеевск районы халкы гына катнаша ала. Һәм алар 14 яшьтән өлкәнрәк булырга тиеш. Турнирга теркәлү өчен сылтама: https://forms.gle/QE8aopqeFcSdYuKY6

Хәбәрләшү өчен контактлар: +7-919-681-66-66, event@cyberartcore.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев