2022 НЧЕ ЕЛДА ТАТАРСТАНДА – ОЛИМПИАДА!
Бүген күңелле яңалык билгеле булды – 2022 елда Казанда дөньякүләм кышкы уеннар буенча Махсус Олимпиада узачак. Бу турыда Татарстаның Спорт министрлыгы хәбәр итә.
Дөньякүләм кышкы Махсус Олимпия уеннары – акыл ягыннан үзенчәлекләре булган кешеләр катнашында уза торган иң танылган спорт чараларыннан берсе.
Ярышларда дөньяның 108 иленнән 2000 спортчы һәм юнифлайд-партнерлар (акыл ягыннан үзенчәлекләре булмаган спортчылар) катнашачак. Шулай ук 3000 волонтер һәм 4000 мәртәбәле кунак килүе көтелә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Шәп укыла
-
1 июль 2022 - 17:38
-
1 июль 2022 - 11:56
-
30 июнь 2022 - 16:52
-
29 июнь 2022 - 16:25