Логотип Идель
Белми калма

2020 елда Казанда зур вакыйга көтелә

2020 елда Казанда хай-дайвинг буенча Дөнья Кубогы ярышлары узачак. Шулай ук Татарстан башкаласында 2025, 2027 елларда су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты үткәрү планлаштырыла.

Ә инде хай-дайвинг буенча ярышлар узачагы турында Халыкара йөзү федерациясе бюросы әгъзасы Владимир Сальников хәбәр итә.

Суга сикерү буенча Татарстанның җыелма командасының баш тренеры Павел Муякин бу турыда:

- Мондый зур масштабтагы чараның нәкъ менә бездә узуы - шатлыклы күренеш. Шул ук вакытта бу хәбәр күп кенә ресурсларны мобильләштерүне сорый, чөнки хай-дайвинг - бик катлаулы турнир, оештыру дәрәҗәсенең югары булуы сорала, - ди, - тик менә анда Татарстаннан катнашучылар булмас, дип уйлыйм, 2020 ел җитсен әле, бәлки, берәрсе бу дәрҗәгә кадәр үсеп тә җитәр.

Сальников Казанда 2025, 2027 елларда су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты үткәрү планлаштырылуы турында да әйтеп үтте.

Нәрсә соң ул хай-дайвинг?


Хай-дайвинг (ингл. high diving) - экстремаль биеклекләрдән суга сикерү.

Аның чишмә башы һәм шул ук вакытта бер төре булып клифф-дайвинг (ингл. cliff diving) тора. Клифф-дайвингта табигый биеклекләрдән (мәсәлән, кыялардан) суга сикерәләр.

Зилә САБИТОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев