«НӘҮРҮЗ» БАШЛАНДЫ!

Тукта, тукта, җәй көне нинди Нәүрүз инде ул дисеңме? Җәен дә бар ул «Нәүрүз»! Татарстанда шундый исемне йөрткән Халыкара театр фестивале уза. Каникуллар – мәдәни чараларга йөрер өчен менә дигән вакыт! Җәйге ялда мондый шансны кулыңнан ычкындырма!

Кичә, 5 июнь көнне, Г. Камал татар дәүләт академия театры кашындагы мәйданда фестиваль тантаналы рәвештә ачылды. Белгәнебезчә, 2015 елдан алып «Нәүрүз» төрки халыкларның театр мәдәниятенә багышлана. Быел фестиваль Якутия театры эгидасы астында уза.

Кич белән Камал театрында Саха республикасының (Якутия) «Воительница - Джырыбына» спектакле тәкъдим ителде. Аны Олонхо театры режиссеры матрена Корнилова сәхнәләштергән. Әлеге спектакль сугышчы кыз турында иде.

Фестиваль 9 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Аның программасында Хакасия, Кабардино-Балкария, Башкортостан, Чуашстан, Тува, Алтай республикалары театрларыннан кала, Казахстан, Эстония театрларының спектакльләре дә бар.

Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 29 октябрь 2019 - 12:48
    ХУШЫГЫЗ, КЕШЕЛӘР! Исәнмесез, кешеләр? Көндәлегемне мондый сүзләр белән башлавыма аптырамагыз. Ни өчен икәнен аңлатып тормыйм. Кызыксынып укый калсагыз, барысына да үзегез төшенерсез. Көндәлегемә «Хушыгыз, кешеләр!» дип исем биргәнем өчен ачуланмагыз, зинһар! Башка исем уйлап таба алмадым.
    7791
    3
    72
  • 23 октябрь 2019 - 19:52
    ТАШЛАНДЫК БАЛА Фәнис беркөн сменалап эшләгән эшеннән чыккач, кибеткә кереп, хатыны кушкан әйберләрне сатып алды да, ашыга-ашыга өенә атлады. Яшәгән йортына җитәрәк, аңа урам аша кемдер исеме белән дәште. Борылып караса, Фәнискә кулын болгый-болгый, ике еллап элек бергә эшләгән Фәһим басып тора.
    6285
    3
    126
  • 24 октябрь 2019 - 15:03
    ЙОЛДЫЗКАЙ ...Мал-туарга кышкылыкка печән әзерләп, утын әзерләп, бакча үстереп, җәй үткәне сизелми дә калды. Ярый, үсеп килүче ике уллары бар ярдәмгә. Әнә беренче кар да төшкәли җиргә... Рифаты, аллабирса, киләсе елга мәктәпне бетерә. Илфатның тагын ике ел укыйсы бар. Заманында гөрләп торган колхоз хуҗалыгы соңгы елларда таркалады.
    4278
    0
    59

Блоглар
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019