Логотип Идель
Афиша

«КИЛМЕШӘК» ПРЕМЬЕРАСЫНА БЕРНИЧӘ КӨН КАЛДЫ! /ВИДЕОКӨНДӘЛЕК/

Берничә көннән Камал театрының Кече залында "Килмешәк" спектакленең премьерасы узачак. Яшь драматург Сөмбел Гаффарова пьесасы буенча куелган спеклакльнең режиссеры - Фәрит Бикчәнтәев.

Тимер пәрдә ачылганнан һәм СССР таркалганнан соң элекке автоном республикалар халыклары үзләренең тарихларының ак битләрен барлый башладылар. Россиядә халык саны буенча икенче урында торган татарлар өчен иң үкенечле темаларның берсе - фашист Германиясе ягына чыгудан баш тарткан, Гитлер концлагерьлары газапларын кичергән, ә өченче рейх таркалганнан соң Сталин ГУЛАГы тоткыннары булган әсир солдатлар һәм офицерлар язмышы. Аларның кайберләре илленче елларда азат ителү бәхетенә ирешсәләр дә, Икенче Бөтендөнья сугышында катнашучы статусын әле күптән түгел генә алдылар. Алар арасында янәдән кулга алынудан куркып, туган якларына кайтмый калучылар да булды. Язмыш аларны дөнья буйлап таратты...

"Килмешәк" спектакленең герое Нәкыйп сугыштан соң, язмышына буйсынып, Канадага килеп эләгә һәм тормышын өр яңа биттән башлап җибәрә. Канаданың зур булмаган бер шәһәрендә ул татар авылындагыча яши башлый - бәрәңге үстерә, Хэллоуин урынына Сабантуй уздыра. Хатынына да ул Джоанна дип түгел, ә татарча "Җаным" дип эндәшә. Көннәрдән бер көнне аның кебек үк "килмешәк", ләкин тамырлары Шотландиядән булган күршесе Самуэль, элеккеге совет гражданнарына кире СССРга кайтырга рөхсәт ителә һәм аларга бернинди дә куркыныч янамый дигән хәбәр алып килә...

Нәкыйп Ватанына кайтырмы? Сөйгәне белән очрашырмы? Әнисенең каберенә килерме?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев