Логотип Идель
Ачыш

3600 КИТАПХАНӘЧЕ ЭШЛӘГӘН КИТАПХАНӘ

Бик күпләребез яңа 2018 елда күбрәк китаплар укырга дигән максат куйгандыр үзалдына. Шул хөрмәттән китапханәгә дә баргалыйсыздыр әле?!

Ә сез дөньядагы иң зур китапханә кайда урнашканын беләсезме? Миңа калса, юк. Димәк, безгә, һичшиксез, «иң зур китаплар дөньясы» белән танышырга кирәк.

Иң зур китапханә Вашингтонда урнашкан, ул «АКШ конгрессы китапханәсе» дип атала. Аның фондында 155 миллионнан артык китап саклана. Моннан тыш, кулъязмалар, аудиоязмалар, фильмнар да бар. Ул дөньяның иң матур һәм иң бай китапханәсе санала. Монда фәнни-тикшерү әдәбиятыннан башлап, хөкүмәт өчен язылган рәсми кәгазьләрнә кадәр төрле характердагы, төрле жанрдагы әдәбият саклана.

Китапханәдә 18 уку залы бар, алар берьюлы 1500 кеше кабул итә ала. Ел дәвамында китапханәгә 1,7 миллионнан артык кеше килә, ә персонал составы – 3600 хезмәткәр.

Иң зур китапханәне 1800 елда төзиләр, шул ук елда Вашингтон шәһәрен АКШның башкаласы дип игълан итәләр. Беренче фонд ясау өчен 5 мең доллар акча бүлеп бирәлә һәм 700дән артык китап сатып алына.



Иң зур китапханә турында кызыклы фактлар:


1. Конгресс Китапханәсендә 1931 елда күзләре күрмәүче кешеләр өчен өчен язылган махсус әдәбият барлыкка килә.

2. Анда иң зур телефон белешмәлекләре коллекциясе саклана.

3. Һәр көнне китапханәдә түләүсез экскурсияләр үткәрәләр.

Ә сез китапханәгә еш йөрисезме?

Айназ Сөләйманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев