Логотип Идель
Ачыш

3 ТАПКЫР ХӘРЕФ АЛЫШТЫРГАН "ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН"

...Кырык көн туен итеп, илле көн уен иттеләр. Мин дә булдым! Юк падишаһ кызын кияүгә бирмәдек! “Ватаным Татарстан” газетасының 100 еллык юбилеен бәйрәм иттек! Әле күптән түгел генә Г. Тукай исемендәге Татар Дәүләт Филармониясендә аның юбилей кичәсен гөрләтеп узып киткән булса, 21 май көнне әлеге чал тарихлы газетага багышланган Халыкара конференция булып узды. 

“Татар телле мәгълүмат кырының үсеш проблемалары: тарихи тәҗрибә һәм заман чакыруы” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференциядә мөгаллимнәр, студентлар, журналистлар катнашты.

КФУның Журналистика һәм медиакоммуникациләр югары мәктәбе директоры Леонид Толчинский үз чыгышында: “Сан ягыннан бездә бар да яхшы, сыйфат җитеп бетми. Сан артыннан куучыларның кайчан да булса җиңеләчәген аңлау мөһим. “Ватаным Татарстан” татар телендә чыга торган иң сыйфатлы һәм башкаларга үрнәк газета дип беләм”, - дип белдерде.

Чара барышында “сыйфат” сүзе күп мәртәбәләр яңгырады. “Ватаным Татарстан”ның баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров:

- Төп эшләү принцибыбыз - сыйфатлы матбугат булдыру. Әйе, без газетабызда эшләүче 52 кешебезне 10га калдырып, зур тиражлы менә дигән сары матбугат чыгара алыр идек. Шуннан кемгә файда? Бу сыйфат төшенчәсенең югалуына гына китерәчәк.

Безнең турында “хакимият газетасы” дип әйтергә яраталар. Әйе, без дәүләт турында язмый булдыра алмыйбыз, тик безнең газета халыкның хакимият турында ни уйлаганын җиткерү урыны да.



1 курс студентлары Чулпан Гарифуллина (темасы: “Татар матбугатында театр һәм сәнгать мәсьәләләре (“Ватаным Татарстан” газетасы мисалында) белән Миләүшә Гафурова (темасы: “Татар матбугатында аналитик жанрларның үсеше” (“Ватаным Татарстан” газетасы мисалында)  мөгаллимнәре белән беррәттән чыгыш ясады.

Чулпан инде бүгеннән үк җиң сызганып “Ватаным Татарстан”да практика узып йөрсә, Миләүшә исә әлеге газета турында:

- Яшьтәшләрем “Көмеш кыңгырау”ны яздырганда мин яратып “Ватаным Татарстан”ны укыдым. Ә чыгышыма килсәк, эшләгән эшемдә тәнкыйть тә бар иде. Нинди генә сыйфатлы газета дип сөйләшсәк тә, төзәтерлек һәм карап бетерерлек урыннар бар әле, - ди.


Газета турында берничә кызыклы факт:


- Автономияле Татарстан республикасында 1980 елларга кадәр нибары бер татар газетасы дөнья күрә. Әлеге газета бу вакытта “Эш” дип исемләнгән була, бүгенге көндә ул “Ватаным Татарстан” дип йөртелә; 

- 100 ел дәвамында газета берничә исем алыштыра: “Эш”, “Татарстан хәбәрләре”, “Совет Татарстаны”, “Социалистик Татарстан” һәм “Ватаным Татарстан”; 

- “Ватаным Татарстан” үзенең хәзерге исмемен 1992 елдан бирле йөртә; 

- бер гасырлык дәвер аралыгында гаезтага 3 тапкыр хәреф алыштырырга туры килә; 

- шушы еллар эчендә газетада ике дистәгә якын баш мөхәррир алышына; 

- “Ватаным Татарстан”ның Госман Садә сүзләренә Сафьян Ибраһимов иҗат иткән үз җыры бар, әлеге марш басманың 75 еллыгына махсус язылган була; 

- Газетаның туган көне дип 1918 елның 12 марты санала. 

***
“Ватаным Татарстан” - татар телендә чыга торган Татарстанның дәүләт иҗтимагый-сәяси газетасы. Газета сәхифәләрендә мәкаләләрдән тыш рәсми документлар да бастырыла.
Газета 1918 елдан бирле дөнья күрә. Башта "Эш" дип аталган була. 1920 елдан газета “Татарстан хәбәрләре”, соңрак “Кызыл Татарстан” исемнәрен йөртә. 1960 елдан бирле – “Социалистик Татарстан”. 1970нче елларда тиражы 175 мең данәгә җитә. 1992 елдан – “Ватаным Татарстан” дип атала. 

Зилә Сабитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев