Логотип Идель
Көн дә бәйрәм

ПЕСИ, ПЕСИ, ПЕСКӘЕМ...

Алар - йомшак, җылы, тәүфыйклы (кәефләренә карап). Алар безнең тормышка инде шулкадәр нык үтеп кергәннәр, без, хәтта, үз яшәешебезне алардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз...

Бөтендөнья песиләр көне


Бу сөйкемле җан ияләренә аерым көн билгеләп бәйрәм итү инде 2002нче елда башлана. Халыкара хайваннарны саклау фонды йортсыз, хуҗасыз песиләргә бәйле мәсьәләләрне хәл итү, аерым бер чараларга халыкның игътибарын җәлеп итү өчен уйлап таба бу көнне. Әлеге бәйрәмне төрле илдә төрлечә билгеләп үтәләр. Мисал өчен, Австриядә, әлеге көнне песиләр өчен махсус премия бирәләр: 3-4 елдан артык кибет, фабрика складларын саклаган песиләрне гомер буена ашау белән тәэмин итәчәкләр. Бөек Британиядә исә песиләргә хөрмәт аеруча зур, чөнки анда песиләр музейларны тычкан-күсе ише кимерүчеләрдән саклыйлар. Бу хезмәттәге песиләрне бәйрәм көнне затлы, кыйммәтле тәм-томнар белән генә сыйлыйлар һәм махсус киемнәр бирәләр.

Аерым песиләр үзләренең үзенчәлекле тышкы кыяфәтләре, үз-үзләрен тотышына бәйле дөньякүләм попупялрлык казаналар. Шундый песиләрнең берничәсе белән танышып үтик:



 Томбили исемле песи




Сезнең, мөгаен, бу фотографияне күргәнегез дә бардыр. Үз-үзеннән чиксез разый кыяфәттә яткан бу мәче Истанбул шәһәреннән. Бу песинең дөньядан киткәненә инде шактый вакыт узган. Әмма төрекләр күңеленә бу җан иясе шулкадәр якын булган, алар Томбилига һәйкәл куюны сорап петиция дә ачып җибәргәннәр. Петициягә 17 мең кеше кул куйган! Һәм, элек Томбили сузылып ятарга яраткан урында кечкенә һәйкәл тора.

 Grumpy Cat яки Үпкәчел Мәче




Әлеге песинең йөз-кыяфәте шундый булуның сәбәбе өске һәм аскы казналыкларның бер-берсенә карата дөрес урнашмавында.  Песинең чын исеме - Tardar Sauce, кыска варианты - Тард. Тардның фейсбук битендә 9 миллион, ә инстаграмында 2.5 миллион кеше бар! Бу песи инде фильмда, рекламаларда төшәргә дә өлгерде, аның турында ике китап та чыгардылар. Тард популярлык казанганнан соң, аның хуҗасы Табата Бандесен үзенең эшен ташлый, чөнки 2014нче елда гына да Тард 100 миллион доллар акча эшли!

Менә шундый йомшак, гаҗәеп сөйкемле, һәм шул ук вакытта, серле җан ияләре. Кайбер кешеләр, көлеп, песиләрне чит планета вәкилләре белән элемтәдә торалар, һәм киләчәктә алар безнең белән идарә итә башлаячаклар, ди. Ә кем белә, бу йомшак сер ияләреннән әллә ниләр көтәргә була?

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев