Логотип Идель
Көн дә бәйрәм

ГИННЕСС РЕКОРДЛАР КИТАБЫНА КЕРТЕЛГӘН БОКС

Яллар үтте, инде "Көн дә бәйрәм" сәхифәсен җанландырып җибәрер вакыт. Бүген - 22нче июль...

Баш мие көне


Кызыклы бәйрәм, әйеме? Әмма бу бәйрәмнең асылында бик мөһим мәсьәләләр ята. Соңгы елларда, кешелекнең игътибарын сәламәтлеккә юнәлтер өчен, төрле профильле табиблар кешенең аерым әгъзасына я әгъзалар системасына багышланган махсус көн билгелиләр. Бөтендөнья неврология Федерациясе дә Баш мие көнен шул максаттан билгели. Мондый көннәрдә табиблар, медицина галимнәре шул темага багышланган конференция, форумнар оештырылар.

Баш мие сәламәтлеген саклау өчен табиблардан берничә киңәш:

– Сәламәт яшәү рәвеше

– Көн саен саф һавада йөрү

– Физик күнегүләр

– Төрле катлаулы, стандарт булмаган гамәлләр чишү ярдәмендә баш миенә тренинглар уздыру.

Бокс көне



Әлеге бәйрәмгә әле күптән түгел, 2017нче елда гына нигез салына. Бу уенның барлыкка килү вакыты исә бик борынгыга, безнең эрага кадәр үк барып тоташа. Боксның бүгенге көнгә кадәр килеп җитеп, иң популяр спорт төрләренең берсе булып калуы үзе зур әйбер. Бу бәйрәмне чын мәгънәсендә зурлап уздыралар: Мәскәүдә инде өченче ел рәттән 21-22нче июль көнне бокс көнен уздыралар. Бу көнне танылган боксчылар меңләгән кеше өчен күмәк тренировкалар уздыралар. 2017нче елда уздырылган мондый тренировка инде Гиннесс Рекордлар китабына кертелгән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев