ВУЗДА УКУ ӨЧЕН КРЕДИТ АЛ!
Бүген мәгариф тармагында тагын бер яңалык билгеле булды. Хәзер студентлар вузда белем алу өчен банктан махсус кредит ала алачак. Россиянең мәгариф һәм фән министрлыгы белән Саклык банкы шул турыдагы килешүгә кул куйган.
Хәтерләсәгез, белем алу өчен кредитлар бирүне якынча ике ел элек билгесез вакытка туктатканнар иде. 2019 елның гыйнвар аенда исә Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев әлеге төр кредитның кире кайтачагы турында белдерде. Бу максатларга бюджеттан 128,9 миллион сум акча күчерелгәнлеге турында хәбәр ителде. Һәм ниһаять, 1 август көнне әлеге килешү үз көченә керде.
Шунысы мөһим, мәгариф кредитын алу өчен поручительләр кирәк түгел. Димәк, әти-әнине тынычлыкта калдырырга мөмкин. Паспорт, вузда түләп уку турындагы документ, акча түләү чегын аласыз да, сбербанкка юл тотасыз! Процент ставкасы - елына 9 проценттан артмаячак, дип ышандыра белгечләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
13 марта 2026 - 10:29
21 ЯШЬКӘ КАДӘР ФАСТФУД САТУНЫ ТЫЮ ТӘКЪДИМ ИТЕЛӘ
-
12 марта 2026 - 09:29
«БИЮ»: КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ДИДЖЕЙ-СЕТЛАР ЯЗДЫРАЧАК
-
11 марта 2026 - 11:24
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘР ЭШЛӘРЕ МИНИСТРЛЫГЫ ФЕДЕРАЛЬ ГРАНТЛАР ТУРЫНДА ТУРЫ ЭФИР УЗДЫРА
-
10 марта 2026 - 13:07
ТАТАРСТАН ВУЗЛАРЫНДА MAX КУШЫМТАСЫ АША СТУДЕНТНЫҢ ЦИФРЛЫ ID СИСТЕМАСЫ ЭШЛӘНӘЧӘК
Нет комментариев