Белми калма
СУ АСТЫНДА НИЛӘР БАР?
Әле күптән түгел генә Иорданиянең Акаба шәһәре янында яңа музей ачылды. Моның нәрсәсе гаҗәп, дисезме?! Гаҗәп шул, чөнки әлеге музей су астында урнашкан!
Кызыл диңгездә, ә дөресерәге, коралл рифларында төпләнгән музей сугыш техникасына багышланган. Шунысы кызык, ул бина итеп төзелмәгән, экспонатлар исә коралл рифлары өстенә тезелеп киткән...
Экспонатларга килгәндә, алар бүгенге көндә 19 данәне тәшкил итә. Монда танклар, десант суднолары, хәтта вертолёт та бар! Аларның сигезен 20 метрга, калган унберен 28 метр тирәнлеккә төшергәннәр. Экспонатларны бу рәвешле урнаштыру сәбәпле, туристлар хәрби техниканы су асты көймәсе яки акваланг ярдәмендә карарга мәҗбүр булачаклар.

“Әлеге сугыш техникасына багышланган музейның экспонатларын без төгәл тактика буенча тездек. Биредә танк һәм вертолётлардан тыш, хәрби кран, ашыгыч ярдәм машинасы һәм тагын бик күп техника бар”, – ди су асты музеен оештыручылар.
Дуслар, әгәр Иорданиягә барырга туры килсә, һичшиксез әлеге музейга барырга онытмагыз. Диңгездә урнашкан коралл рифлары белән бергә хәрби техниканы әле тагын кайда күреп була бит, шулаймы!?

Илүзә Касыймова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
10 июля 2026 - 16:03
ҮСМЕРЛӘРНЕ ДЕСТРУКТИВ ЭШЧӘНЛЕККӘ ҖӘЛЕП ИТҮНЕ КИСӘТҮ ТУРЫНДА СЕРИАЛ ЧЫКТЫ
-
10 июля 2026 - 09:26
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ БАЛАЛАР ӨЧЕН ГАДЖЕТ КУЛЛАНУ ВАКЫТЫН ЧИКЛӘРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
9 июля 2026 - 20:30
ЛАНТРАТОВА МӘКТӘПЛӘРДӘ БАЛАЛАР ӨЧЕН ГАИЛӘ ТОРМЫШЫ ДӘРЕСЛӘРЕН КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
-
8 июля 2026 - 09:08
ТАТАРСТАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР АРАСЫНДА ИҢ ТӨП ЭКСТРЕМАЛЬ МАВЫГУЛАРНЫ АТАДЫЛАР
Нет комментариев