Логотип Идель
Ялкын

ҖӘЙГЕ КАМПУС КӨННӘРЕ ТӘМАМ

Бүген Иннополиста Җәйге кампус – Халыкара уку-укыту форумының ябылу тантанасы булды. Быел ул бишенче тапкыр уздырылган икән инде.



Нәрсә ул - Җәйге кампус?


Җәйге кампус – яшьләрне җыеп, лидерлык сәләтләрен үстерә, интеллектуаль яктан баета торган уку-укыту проекты. Быел ул бишенче тапкыр уздырылган икән инде.   Киләчәктә студент булырга ниятләгән һәркем белеп торырга тиештер: бу җәйге уку гына түгел, ә яңа танышлар, дуслар, эшлекле элемтәләр эзләү урыны да. Һәм анда эләгү – зур дәрәҗә, катнашучыларны конкурс нигезендә сайлап алалар.




[caption id="attachment_9156" align="aligncenter" width="925"]җәйге кампус 1 Фотолар campus4youth.ru сайтыннан алынды.[/caption]

Ни өчен Татарстанда?


Быел, мәсәлән, Җәйге кампус эшендә 226 студент катнашкан, шуларның 55-е – чит ил кешеләре. Мондый дөньякүләм форумның нәкъ Татарстанда уздырылуы хәзер гаҗәп тә түге инде – безнең республикада сәләтле яшьләрне барлау, аларның мөмкинлекләрен үстерү эшенә аерым игътибар бирелә бит. Уку-укыту методларын уйрәнергә дә хәзер безгә киләләр. IT-парк, аерым икътисади зоналар, ресурс үзәкләре, сәнәгать мәйданнары – кайда бар тагын шуның кадәр мөмкинлек?


җәйге кампус 2



Нинди мөмкинлекләр ача?


Яшьләргә лидерлык үрнәге булган шәхесләр дә мондый форумнардан үзләре үк калмаска тырыша. Ябылу тантанасына гына да быел Премьер-министрыбыз Илдар Халиков, Мәгариф һәм фән өлкәсе әйдаманыбыз Энгель абый Фәттахов, РАНХиГС проректоры Иван Федотов, АКИГ компанияләр группасының шура рәисе Виктор Толмачев, Дәүләт Советының Татарстан вәкиле Александр Сидякин килгән иде. Александр абый: «Татарстанның үсеш планында төп байлык итеп республикабыз кешеләре күрсәтелгән. Кампуслар үткәрүдән, белем бирүдән башлап, шул белемне эштә сынау мөмкинлеге тудыруда да Татарстан алдынгы регион», – дип, бу белемнәрнең бик тиздән кирәге чыгасын әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев