Логотип Идель
Ялкын

ЗЕМФИРА ҺӘМ ТЕРЕЗА КӨНЕ БҮГЕН

БҮГЕН ЗЕМФИРА РАМАЗАНОВАНЫҢ ТУГАН КӨНЕ! СӘГАТЬ САЕН ИҖАТ ИТӘРГӘ, ЯРАТЫРГА, ЯҢАДАН ГАШЫЙК БУЛЫРГА РӨХСӘТ ИТЕЛӘ! ҖЫР ҺӘМ ХИС ДӨНЬЯНЫ МАТУРРАК ИТСЕН ИКӘН!..




Земфира Уфада татар гаиләсендә 1976 елда туган. Заманында әбисе (әнисенең әнисе) башкорт буларак ялгыш язылганга күрә, матбугатта аның турында ярым татар, ярым башкорт дип язу таралган. Әтисе – Тәлгать Рамазанов, тарих укытучысы, татар нәселеннән. Әнисе - Флорида Хәким кызы, табибә.

Балачак чорында музыка мәктәптәбендә (фортепиано классы) укый һәм ашунда җырлый башлый. Баскетбол белән шөгыльләнә, 1990 елда Россия юниор хатын-кызлар җыелма командасының капитаны була. Земфира гитарада бик яхшы уйнарга өйрәнә. Урамда "Кино", Аквариум", "Наутилус-Помпилиус" төркемнәренең җырларын башкара. Уфа сәнгать укуханәсендә укып, аны тәмамлый.

ЗЕМФИРА 1

Иҗат юлын бөтен Россия белән күзәтеп барабыз. 1996 елда "Европа-плюс" радиосының Уфа бүлегендә тавыш операторы булып эшли. Радионың бер тапшыруы өчен үзенең беренче мәшһүр җырларын - "Снег" (Кар), "Почему" (Нигә), "Синоптик", "Ракеты"ларны яза.

Земфира иҗатына Radiohead, Queen, Deep Purple, «Аквариум» һәм «Кино» төркемнәре йогынты ясаган. 1998 елда Уфадан Мәскәүгә күчә. "Zемфира" төркемен оештыра. 1999 елдан алты студия альбомы чыгара. Земфираның җырларын бүтән танылган артистлар (Л. Гурченко, И. Чурикова) башкарганнар. Рената Литвинова белән хезмәттәшлектә клиплар төшерә. Шушы хезмәттәшлек нәтиҗәсе буларак "Земфираның Яшел театры" нәфис фильмы төшерелгән.

26 август – Тереза Ананың да көне әле


Аның турында да сөйләп китик. Тереза Ана (тулы исеме Калькутталы Тереза Ана, тормыштагы исеме – Агнес Гонда Бояджиу, алб. Agnesё Gonxhe Bojaxhiu) – католик монахиня, ярлыларга һәм авыруларга ярдәм белән шөгыльләнүче «Мәхәббәт Миссионеркасы Сеңелләре» исемле хатын-кыз монахлар конгрегациясенә нигез салучы. Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты. Католик Чиркәү тарафыннан беатификләштерелгән. 1997 елда АКШның иң югары бүләге – Конгрессның Алтын медале белән бүләкләнгән. Тереза Ана 1910 елның 26 августында Скопье шәһәрендә, албанлылар гаиләсендә туа.

земфира 2

18 яшендә ул Ирландиягә китә һәм «Лоретоның ирланд сеңелләре» монах орденына керә. 1931 елда монахиня була һәм Тереза исемен ала. Озакламый орден аны Калькуттага җибәрә. Монда ул 20 елга якын изге Мария кызлар мәктәбендә укыта. 1946 елның 10 сентябрендә Тереза орденнан Калькуттаның ярлыларына һәм авыруларына ярдәм итәргә рөхсәт ала, ә 1948 елда шунда «Мәхәббәт Миссионеркасы Сеңелләре» монах конгрегациясен төзи. Оешма милләткә яки дингә карамыйча, ярлылар һәм каты авырулар өчен мәктәпләр, приютлар, хастаханәләр ача. 1965 елда монах конгрегацияcенең эшчәнлеге Һиндстаннан читтә дә дәвам итә, хәзерге вакытта дөньяның 111 илендә аның 400 бүлеге һәм 120 илдә 700 шәфкать йорты бар. 1973 елда Тереза Анага Диндәге прогресс өчен Темплтон премиясен тапшыралар, ул премиянең беренче лауреаты була.

1979 елда аңа «Бәлагә юлыккан кешегә ярдәм итүдәге эшчәнлеге өчен» Тынычлык Нобель премиясе бирелә.

1983 елда Римда, Рим папасы Иоанн Павел II белән очрашу вакытында Тереза Ананың йөрәк өянәге була. 1989 елгы икенче өянәктән соң ул кардиостимулятор ярдәменә мохтаҗ булып яши. 1991 елда Мексикада пневмония белән көрәштән соң, ул йөрәк белән тагын да ныграк авырта. Бу вакытта ул орден җитәкчелегеннән китәргә тели, әмма монахинялар яшерен тавыш бирүдә каршы киләләр. 1996 елда Тереза Ана каты авырый башлый, 1997 елның 13 мартында үзеннән җитәкче вазифаларын төшерә. Ул 1997 елның 5 сентябрендә вафат була. 2003 елның октябрендә ул беатификләштерелгән, ягъни әүлияләр рәтенә кертелгән.

Мәгълүматлар “Ялкын” архивыннан һәм Википидия сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев