"ЯБЫГАСЫМ КИЛӘ!!!"
Сорауга Казанның Авиатөзелеш районындагы 33нче мәктәп педагог-психологы Эльмира МИФТАХОВА җавап бирә.
Сыйныфыбызда мин иң юаны. Ябыгырга телим, ләкин булмый: үз-үземне җиңә алмыйм: түзмим һәм ашыйм. Аннары елыйсы килә инде. Ничек ябыгырга?
Рамилә. КАЗАН
Аңлавымча, син ябыгырга телисең һәм моның бердәнбер юлы – ризыктан баш тарту дип уйлыйсың. Үз-үзеңне җиңүне дә ач тору белән тиңлисең. Ләкин, дустым, син нык ялгышасың. Синең яшьтә, һичшиксез, ашарга кирәк! Тик ризыкны белеп ашарга кирәк. Файдалы, витаминлы әйберләр сайларга тырыш: аш, ботка, җиләк-җимеш һәм яшелчә. Фитнес, бассейн, йога яратасыңмы, яратсаң, җаныңа ошаган спорт төрен сайла. Чөнки дөрес туклану белән генә эш барып чыкмый, үзеңне тонуста тотар өчен спорт белән дә мавыгырга кирәк. Бу сиңа вакытыңны күңелле һәм файдалы үткәрергә дә ярдәм итәр! Уңышлар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
29 апреля 2024 - 21:39
ГРАФФИТИ, К-POP һәм ШӘП КОНТЕНТ: «ПОВ» ТУГАН КӨНЕ НИЧЕК УЗДЫ?
-
28 апреля 2024 - 12:22
КФУның ФИЛОЛОГИЯ ҺӘМ МӘДӘНИЯТАРА БАГЛАНЫШЛАР ИНСТИТУТЫНДА «ТОТАЛЬНЫЙ ДИКТАНТ-2024» УЗДЫ
-
27 апреля 2024 - 12:15
ИНГЛИЗ ТЕЛЕН РӘХӘТ ИТЕП ӨЙРӘНҮ ӨЧЕН КИТАП ҺӘМ ДӘРЕСЛЕКЛӘР
-
26 апреля 2024 - 12:12
КАРИЕВ ТЕАТРЫННАН – СПЕКТАКЛЬ-КВЕСТ!
Нет комментариев