Логотип Идель
Ялкын

«УЛ МИННӘН ЯШЬРӘК ИДЕ»

Уяндыңмы елмай, көнне башла шулай... Ул атнаның беренче иртәсе Ренат абый Харисның әнә шул сүзләреннән башланган иде. Каһвә эчкәндә, мин татар эстрадасы эксперты кыяфәте чыгарып, әле ул сүзләргә язылган җыр барлыгын да искә алдым. Әйе, дидем мин, ул җырны татар сәхнәсенең беренче блондинкасы Сәнифә Рангулова җырлый иде. Ә бер-ике сәгатьтән редакциядә телефон шалтырады.

Һәм ни дип уйлыйсыз? Әйе, ничек кенә кинодагыча тоелмасын, шалтыратучы - Сәнифә үзе иде. Мин Сәнифә дим. Гәрчә татарда үзеңнән бер яшькә олы кешегә дә апа дию тиеш булса да. Гәрчә бик тәрбияле күренергә тырышсам да. Гәрчә ул сәхнәгә күтәрелгән елларда, телевизорны кабызу өчен миңа урындыкка күтәрелергә туры килсә дә. Чөнки ул көнне очрашырга килешеп, бер-ике көннән редакциягә килеп кергән җиңел гәүдәле, ачык, көлемсәр Сәнифәгә апа дип эндәшә алмадым. (Әбием, ачуланма!)

Татар җырының мәхәббәт турында булмаганы сирәк инде ул, бәлки шуңадыр, мәхәббәт турында без күбрәк җырчылар белән сөйләшәбез. Сәнифә безгә баскыч астында серләшүләре, физика укытучысына булган үпкәсе, бер тәртипсез малайның башын әйләндерүе һәм мәхәббәтле җырлар турында сөйләде.

БАСКЫЧ АСТЫННАН КАЗАНГА КАДӘР

Мин кем буласымны беренче класска барган көнне үк сайладым. Киләчәктә кем булырга телисез, уйлап килегез дип, «өй эше» бирделәр. Кайттым да, әни бәрәңге әрчергә утыртты. Шулчак классташ кызым Әлфирә килде, күтәрмә (баскыч) астына чакыра бу мине. Кем булабыз соң, ди. Үзем дә белмим, кайдан уйлап тапканмындыр, әйдә артистка булабыз дидем. Әлфирә үзе күптән дөньядан китте инде. Мин аны соңгы тапкыр 17 яшьтә күрдем. Ә менә шул сөйләшү һаман хәтердә.

Без татар мәктәбендә укыдык. Беренче укытучыбыз Мөнирә апа искиткеч зәвыклы кеше иде, мандолинада уйный иде. Музыкага тартылуым, бәлки, шуннан да булгандыр.

Отличница булдым дия алмыйм инде, «4»ле-«5»легә укыдым. Иң яратмаган фәнем физика булгандыр, мөгаен. (Ни өчен шулай икәнен киләсе бүлектән аңларсыз. ‒ Й.М.) Ә менә химияне мин ничектер яраттым да кебек әле. Ләкин артистка булу, Казанга китү хыялы барыбер өстен кала бирде. Тик ул вакытта телевизор-радио ‒ сирәк күренеш, Казанны әдәбияттан гына укып чамалыйбыз, ә инде анда музыка училищесы, консерваторияләр барлыгын белмибез дә белмибез. Һәм мин сигезенче класстан соң Мөнирә апалар юлын сайладым ‒ педучилищега укырга киттем. Безнең класстан ике кыз шунда җыенганнар иде, мин дә, барыбер каядыр китәсе бит инде дип, аларга иярдем. Ул кызлар керә алмады, ә мин кердем. Вокал белән дә нәкъ шунда шөгыльләнә башладым. Нина Ивановна исемле укытучы укытты безне, конкурсларга йөртте, дөнья күрсәтте. Ул вакытта училище тәмамлаган кеше үз белгечлеге буенча 3 ел мәҗбүри эшләргә тиеш иде. Һәм мин кабат үзем укыган мәктәпкә кайттым, беренче классларны укыттым. Ә Казан турында хыял җибәрми генә. Бер ел да булмады, май айларында, классымны үземнең беренче укытучым Мөнирә апага калдырып, Казанга китеп бардым. 

ЯШЬ ҺӘМ ТӘРТИПСЕЗ МАЛАЙЛАР

Ләкин аңарчы, сигезенче классларда, мин гашыйк булдым. Тик  җаваплымы-юкмы икәнен белми калдым. Ул миннән яшьрәк ‒ бер класс түбән укый иде. Миңа игътибар да итми иде кебек. Хәер, игътибар итсә дә... Ни була ала инде ул яшьтә? Кулга кул тотышып йөри алмыйсың бит инде оялмыйча. Кыюлык та юк әле. Мин аны читтән генә яраттым. Тик менә соңгы кыңгырау бәйрәмендә, гадәттә, мәктәп тулы чәчәк була бит. Аларны бер көн алдан урманга барып җыялар, сары кыңгырау чәчәкләре. Әнә шул соңгы кыңгырауда, мин сигезенчене бетергәч, шул егет миңа чәчәкләр бирде кебек. Бәлки, ул да ошатып йөргәндер?

Алтынчы классларда кызлар тиз генә үсеп китәләр, ә малайлар кечкенә кала. Шул яшьтәге кызларга зуррак класслар карый башлый. Безнең классның дүрт кызына егетләр иртәрәк игътибар итә башлады. Мин - шуларның берсе. Без яхшы укый идек, егетләр белән дә әшәкелек белән йөрмәдек, дуслар гына идек. Шул алтынчы класслар булгандыр, физика укытучыбыз безне дәрестән соң калдырды да, егетләр белән йөрисез, сигезенче класска кияүгә чыгып бетәрсез дип, тәрбия сәгате уздырды. Үзенчә борчылуы булгандыр инде, ләкин минем ул хәзер дә күңелемдә яра булып кала. Ул чакта начарлыкны белмисең дә бит. Ник андый сүзләр сөйләргә инде! Инде педучилище тәмамлап, укытырга кайткач, коллегалар булгач та, мин аның белән дистанция сакладым.

Миңа хулиганрак малайлар ошаган бугай ул. Унҗиде яшьләрдә тагын гашыйк булдым. Без аңлаштык, бер үбештек тә кебек әле. Безнең класс егете иде ул, хулиган инде, сугыш чукмары. Ул яшьтә геройлык булып күренә бит инде ул. Тик бер кереп китсәң, ул юлдан чыгу бик кыен. Ул егет тә башта уйнап кына башлаган юлыннан чыга алмады, зурга китте аның уеннары.  

ӘЗЕР БУЛ, БУ БИК ТЫНГЫСЫЗ ТОРМЫШ

Мин, Казанга килгәч, документларымны консерваториянең әзерлек бүлегенә тапшырдым. Ләкин кая инде, музыкаль белемем бөтенләй юк, нота да белмим - анда керә алмадым. Ә музыка училищесында беренче имтиханга инде соңга калган идем. Училище директоры ул вакытта Ленар Абдуллович Джураев. "Белеп тор, - диде ул, - артист тормышы - бик тынгысыз тормыш, син шуңа әзер булырга тиешсең". (Аның тормыш иптәше - күренекле җырчыбыз Вафирә Гыйззәтуллина иде, шуңа җырчы юлын сайлаучыларга битараф кала алмагандыр.) Һәм вокалдан бирми калган имтиханымны тапшыру өчен укытучының өенә җибәрде.

Сольфеджиодан “3”ле иде минем училищеда, бер генә диктантны да яза алмадым бугай. Ләкин училище мине тәртипкә өйрәтте: тулай торакта фортепиано булмаганлыктан, көнне тәртипкә салырга, иртүк килеп, училищеда шөгыльләнергә туры килә иде. Мин хәзер дә үзем өйрәнәм ноталарны, фортепианода ике куллап уйнауны оныттым инде, ләкин көйне уйнап өйрәнергә тырышам.

"Сын полка" дигән гыйбарә бар бит. Училищеда укыганда, мин филармониядә әнә шул статуста йөрдем. Артистлар тормышына бик тиз кереп киттем. Ә училищедан соң Газинур Фарукшин мине үз бригадасына алды. Гастрольләргә чыгып киттек. Беренче концерт Балтач районында булды.

КЫСКА ИТӘКЛЕ БЛОНДИНКА

Чип-чиста эстрада юк иде әле ул вакытта. Мин сәхнәгә күтәрелгән еллар бүгенге эстраданың яралгы чорына туры килде. Шуңа ачылмаган темалар, образлар да күп иде. Минем образ - шул яңа образларның берсе булды кебек. Шаянрак холыклы, кыска итәкле блондинка образы. Кайдан килеп чыккандыр инде, анысын әйтә алмыйм. Ничектер үзеннән үзе шулай оешты, костюмнарын да үзем сайладым, җырлары да туры килеп торды.

Ул вакытта мин яшәгән Можайский урамында телефон-автомат бар иде. Шагыйрә Гөлшат апа Зәйнашевага беренче тапкыр мин шул телефоннан шалтыраттым. "Гөлшат апа, егетләр турында берәр җыр кирәк иде", - дим. Бик игътибарлы кеше булып чыкты ул, өенә чакыра, чәйләр эчертә-эчертә өйрәнә сине, аннары гына эшкә тотына. Әнә шулай мине сыйлый-сыный торгач, "Әй, егетләр, егетләр" ("Кызлар пирчәткә түгел" дип тә йөрттеләр аны) җыры язылды. Беренче вариантта "Әй, малайлар, малайлар" иде ул, ләкин мин бит инде мәктәп баласы түгел ул чакта, яшь кыз, шуңа малайларга да егетләргә әйләнергә туры килде. Ә "Елмай" җырын миңа кадәр дә җырлыйлар иде. Ничек Резеда Ахиярова аны миңа бирергә булды икән, хәтерләмим дә. Йолдызлар шулай туры килгәндер инде, шул җыр белән танылдым.

Син мине ташлап киттең дә, менә хәзер елап утырам индегә көйләнгән җырларны өнәмим. Мескен булырга яратмыйм. Мин гел позитив җырлар сайларга тырышам. "Үземә тиңне сөям" дигән яңа җырым бар минем. Ул хәзерге яшемә бик туры килә.

АЛАР ЯНЫНДА МИН ДӨНЬЯ МӘШӘКАТЕННӘН АРЫНАМ

Мин дуслыкка ышанам. Безнең эшнең бер үзенчәлеге - күбрәк ир кешеләр белән аралашырга туры килә. Машина йөртүче, аппаратура белән эшләүче, җыр яздыручы - күпчелек ирләр. Шуңа мин танышларымны ир-ат - хатын-кызга бүләргә өйрәнмәгән, кеше итеп кабул итәм. Ә дус кеше инде ул - сине төн уртасында да ишетергә әзер кеше. Бигрәк тә бүгенге заманда. Минем Казанда шундый дус кызым бар. Андый кешеләрнең кадере еллар үтү белән арта.

Ренат Еникеевлар гаиләсе минем якын дусларым. Шундый зур композитор булуына карамастан, бик игътибарлы ул. Бер карасаң, музыканың бөтенләй башка юнәлешендә эшли тоган кеше бит инде. Ләкин мин аңа шалтыратып әйтә алам: "Радиога җыр яздырган идем, тыңлап карагыз әле", - дип.  Һәм ул тыңлый, фикерен дә әйтә. Элек радиоларда худсоветлар була торган иде, яздырылган җырларны тыңлап бәяли, яңгыратыргамы, юкмы дип хөкем чыгара торган комиссия кебегрәк. Җырчылар өчен бик файдалы иде ул.

Үзем өчен үрнәк итеп алган якын танышым Рәхилә Мифтахова булды. Ничек дуслашып киткәнбездер, хәзер исемдә дә түгел. Кабатланмас тавышлы опера җырчысы, Казан мәдәният һәм сәнгать институтында халык җыры кафедрасы ачтырган кеше. Гаҗәеп интеллигент кеше.

Яшьрәк вакытта гел эш диеп чабасың. Минем дә сәхнә тормышым башланган еллар бик кызу темплы, вакыйгаларга куе булды, туганнар янына да сирәгрәк кайтылды. Еллар узган саен гаиләңә якыная барасың икән ул. Минем абыем, апам, сеңелкәшем бар - алар янында гына мин дөнья мәшәкатеннән арынып тора алам.

МЭРИЛИН МОНРОДАН БАШЛАНДЫ

Иҗат та гомер буе бертөрле генә бармый икән. Үз-үземне җырчы буларак югалту чорларым да булды. Ул югалту бер кабатлаудан башланды кебек. Дөньякүләм артистларга соклансам да, үз гомеремдә беркайчан беркемгә дә охшарга тырышмадым. Бер җырчы да икенчесен кабатлый алмый инде ул, монда синең җыр текстларың да, аранжировка да, эчке халәтең дә зур роль уйный.  Ләкин 2005 елгы концертымда никтер сәхнәгә Мэрилин Монро образында чыгасы иттем. Ак күлмәк өстенә накидка киеп, прическаны да аныкы төсле ясаттым, визажисттан да шул образны ассызыклавын сорадым. Ник алай иттем инде? Шул концерттан соң тормышымда авыр торгынлык чоры башланды. Монро күп кичергән, күп уйланган шәхес бит, мин дә аның дулкынына кереп киттем кебек.

Җырчының эше җыр өйрәнеп яздыру белән генә чикләнми. Ул җыр тыңлаучы күңеленә барып җитәргә, тамашачы аны кабул итәргә дә тиеш. 2009-2010нчы елларда бик уйландым бу хакта.  Инде хәзер кайсы юлдан китәргә икән, нәрсә эшләргә икән дип. Ул вакытта мин бик күп җырлар яздырдым, ләкин алар ниндидер кирәкмәгән җырлар булып чыкты. Клиплар белән дә шул хәл - планлаштырабыз, эш тәртибен билгелибез, ә төшереп булмый. Атмосфера үзгәреше, вәзгыять үзгәреше - авыр чор иде.

Иҗат кешесе нәрсә күрсә дә, аны иҗатына чимал итеп кулланырга тырыша. Җырчының башка җырчылар белән кызыксынуы да тамашачы кызыксынуыннан бик аерыла, син ниндидер яңалык эзлисең, үз иҗатыңны баетырга тырышасың, нәрсәгәдер өйрәнәсең. Үзең бүгенгеңнән канәгать булганда да, язмыш сине үзгәрешләргә этәрә. Иҗатта да шулай, тормышта да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев