Логотип Идель
Ялкын

«ТЫЧКАННАР МӘҢГЕ ЯШӘЯЧӘК!»

Бу юлы «Сират күпере»ндә язучы, драматург, маҗаралы әкиятләр остасы Рабит Батулла җавап тота.

Рабит абый, Сезгә кайсы якынрак, Дүрткүзме, Нуякмы, Чикылмы?

Алар барысы да якын. Үз геройларым бит. Улларыңның кайсын күбрәк яратасың дигән сорауга аерып әйтеп булмый бит, әсәр каһарманнары турында да монысын яратам, монысын юк дип әйтеп булмый.

Март куяны буламы?

Мартта бала чыгарган куян була торгандыр инде ул. Куяннар бит 28 көн саен бала табып тора.

Роль җиңелрәк биреләме, рульме?

Роль авыррак бирелә, әлбәттә. Шоферлар − муеннан, ә рульдә йөргән бөтен кеше дә рольгә керә алмый. 5 миллион татар халкының 500 актеры бармы икән әле. Ә рольдәге артистлар руль артында бик рәхәтләнеп йөри дип беләм.

Әгәр Сөләйман Пәйгамбәр сәләте булса, Сез...

Пәйгамбәр сәләте Пәйгамбәрләргә генә бирелә. Мин Пәйгамбәр түгел. Сөләйман пәйгамбәрнең  җеннәрне буйсындыра торган балдагы булган. Ул балдак миндә булса, җеннәр белән мафияне кушар идем дә, Җир йөзендә тигезлек урнаштырыр идем. Олигархларның гаделсез табылган акчаларын җыеп, шәһәрләр салдырыр идем. Танклар, су асты көймәләрен шартлатып, бер илне туйдырырлык акчалар юкка чыга, ә кешеләр монда бер машина алыр өчен гомер буе эшли. Менә шундый нәрсәләрне тәртипкә салыр идем. Атом шартлауларын туктатыр идем. Татарның 500 ел буена урланган акчасын кире кайтарыр идем. Татар телле мәктәпләр, телевидениеләр, газета-журналлар ачар идем. Мин менә шундый хыялый Дон-Кихот рәвешендә булыр идем. Һәркем үзенең йола-кануннарын чынга ашырып яши алырдай җәмгыять төзер идем.

Бату хан Сезгә кем тиешле?

Беркем тиешле дә түгел, мин монгол түгел бит, ул монгол. Ул мөселман да түгел. Шулай да ДНКны тикшерткәнем юк. Гәрчә, Идел белән Татар бугазы арасында яшәүче 16 миллион кешенең ДНКсы Чыңгыз ханныкы белән туры килә.

Кечкенә чакта очучы булырга хыяллангансыз. Хәзер төшегездә кайларга очасыз?

Төшемдә гел очам. Аяк белән генә җиргә тибәм дә, һавага очып менеп китәм. Шулкадәр реаль, уянгач та: «Бәррәч, бу төш кенә булдымыни?!» – дип гаҗәпләнеп ятам.

ШТМ каян чыккан шытым ул?

Татарда гомер-гомергә шаярулы мәҗлесләр булган. Хәзер мәҗлескә эчәр өчен җыелалар, ә элек бер-берсенең нурлы йөзен күрер өчен, сөхбәт итмәк өчен йөргәннәр. Бакый Урманченың шундый сүзләр язылган шамаиле бар иде: «Без каһвәханәгә каһвә эчәр өчен килмәдек, сезнең нурлы йөзегезне күрер өчен килдек.» ШТМнан  «Шаян сәхнә», Зәй сатира театры, «Мунча ташы» кебек театрлар шытып чыкты.

Бөтен иҗат көчегезне балалар өчен генә тоткан булсагыз, татарның балалар әдәбияты никадәр бай булыр иде, Рабит абый!  Нигә Сез балалар язучысы булып калмадыгыз?

Язганы җиткән! Ике том әкиятләр җыентыгы... «Сөембикә»не дә балалар укый. Минем әле балалар язучысы булудан туктаганым юк. Кайберәүләр «балалар язучысы гына» дип кимсетеп карарга яраталар. Илле китап чыгардым. Шулардан 20се балалар өчен чыкты. Алиш бер китабы белән балалар язучысы дип йөртелә. Тик ул бик иртә, ачылып бетмичә китте. Мин халык әкиятләре нигезендә оригиналь әкиятләр язам. Акбүре, Еланнар патшасы Шаһмара миндә дә, халыкта да бар. Минем әкиятләр – халык әкиятләренең дәвамы буларак язылган. Юха еланнар темасын да мин күтәреп чыктым, ул бик кызык тема дип уйлыйм.

Ничек уйлыйсыз, тормыш – сәхнәме, әкиятме?

Әкиятне чын түгел дип уйлап бик ялгышасыз. Әкият булган яки булачак чын әйберләрне сурәтли. Оча торган паласлар, аждаһалар, башка цивилизацияләр булган. Ул бит фәлсәфә, халык хыялы! Хәзерге вакыттагы космостагы төрле ачышлар әкиятме соң алар?! Әкият сөйләп утырма әле, диючеләр дә бар миңа. Нык ялгыша алар. Мәсәлән, «Сак белән Сок» әкиятме?! Ул бит татарның иң матур музыкаль әсәре. Халыкта аның 20дән артык көе бар! Хәзер әкият сөйләүче әбиләр юк. Ә без елый-елый «Сак-Сок» тыңлап үскән буын. Нәкъ менә бүгенге көн бу бәеттә: ике кардәш дус яшәргә тиеш, бала анасының сүзеннән чыгарга тиеш түгел, ана баласын каргарга тиеш түгел. Күпме мораль, тәрбия! «Сак-Сок» турында опера, балет язарга кирәк! Рәссамнар олы-олы картиналар ясарга тиеш! Әкиятләребезгә кимсетеп карамыйк! Бездә әкият сюжетларының алтын фонды бар, шуларны кадерләргә өйрәник!

Тектоник бии беләсезме?

Улларым бии белә. Үзем дә заманында профессиональ сәхнәдә биедем. Дунай, мин, Нәҗибә Ихсанова белән өчле биюебез бар иде. Ул бию белән Татарстанны да, Питер белән Мәскәүне дә әйләнеп чыктык. Минем бию улларымныкы белән чагыштырганда чүп кенә. Тик үз вакытында бик зур уңыш казандык. Солдатта да шул бию белән «сачковать» итеп ята идем, нарядка бармыйча. Биемәгән егет юктыр ул. Улларым да үзләре теләп бию мәктәбен тәмамлады. Бии белмәгән халык халык булып саклана алмый бит. Халыкның холкы биюендә чагыла. Бездә бию бик көчле булган, әмма бездә бию фольклоры җыелмаган.

Сакал беренче агарамы, чәчме?

Чәчемнең әле һаман агарып бетә алганы юк. Җитмеш яшьтә Хәсән Туфан кебек ап-ак чәчле буласым килгән иде. Менә җитмеш бишкә җиттем, чәч һаман агарып бетмәде. Ә сакал инде күптән агарды. Юкса, баш күбрәк уйлый бит, ул агарырга тиеш иде. Сакал бит ул теш казнасы белән бик күп эшли – ашый, шуңа тиз агарадыр дим мин аны.

Батулла бүрегенә ничә яшь?

Хәзер киеп йөри торган бүрегемне алтмыш яшькә тектергән идем. Ә бүрек кия башлавым күптәннән инде, бабай, әти заманыннан. Алар каракүл ярата иде. Батулла чечен бүреге киеп телевизорда утыра, дип язып чыгучылар да булды. Мондый наданлыкка шаккаттым. Татарның милли баш киеме бит ул! Кырым татарларында һәм бездә булган. Фольклор ансамбле дә минеке кебек бүрек тектереп бии башлады хәзер. Башы пеләшме әллә, бүреген салмый дип тә яздылар. Чәчемнең коелырга җыенганы юк әле! Урта гасырларда татар ирләре киеп йөргән бүрекнең рәсеме сакланган. Николай II  җан сакчылары бары тик татарлардан гына булган, барысы да каракүл бүректән йөргән. Хәсәни, Гаспралы, Дәрдмәнд фотоларын карагыз сез.

Кылдан нечкә, кылычтан үткен - ул...

Тукай гомеренең соңгы атналары турындагы кыйссам. Тукай дип лаф орабыз. Тик Тукай турында бик аз беләбез бит без! Тукай турында бары өч роман, җиде пьесса язылган. Тукайның кемлеген халыкка сөйлисем килде. Тукай, Тукай дип җаскануыбыз ясалма түгелме икән?! Тукай турында кино юк. Рәссамнар тарафыннан  ясалган портреты да әлегәчә табылмаган. Тукай ул шәм, шәмнең яктысы төбенә түгел, ераккарак төшә. Тукайдан ераккарак киткән саен, ул күбрәк яктырта.

Һиннә-нәү, һиннә-нәү!
Һиннер-һиннер, һиннә-нәү! – тычканнар телендә ни аңлата?

Тычканнар җыры бу. Алар дөбер-шатыр итеп җырлый алмый бит инде. Әлбәттә, тычканнар бары тик «һиннә-нәү» дип кенә җырлый ала. ««Һиннә-нәү» – ул «тычканнар мәңге яшәячәк» дигән сүз.
Кыскача белешмә

Батулла сүзлеге

Богатырь – бага тор (багатур)

Экспромт – мизгелдәк

Витамин – сихәтин

Храбрый – хәрәбрый (хәрәп ора, бер сукса үтерә)

Оратор – өрәтор (өрә тора)

Раилә ХӘЯЛИЕВА

10.07.2015

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев