Логотип Идель
Ялкын

«ТУРГЕНЕВ КЫЗЛАРЫ» КАЗАНДА ЯШИ

Ул миңа инглиз һәм Америка романнарындагы героиняларны хәтерләтә – Шарлотта Бронте, Джейн Остен, Луиза Олкотт, Маргарет Митчелл әсәрләреннән төшкән, әйтерсең. Мәктәптәге укытучысы да, үз итеп, «тургеневская девушка» дип атап йөртә икән. Бүгенге заман кызлары һәм малайлары нинди булырга тиеш – Аделинаның бу мәсьәләгә үз карашы бар.




Аның турында


Исеме: Аделина Курманова
Укый: 149нчы мәктәпнең 8 «А» сыйныфында
Мавыгулары: җыр, бию, рәсем
Ярата: әнисен, Алия апасын, туганнарын, математиканы, математика укытучысын, Моцартны, Дима Биланны, зу-у-ур этләрне
Яратмый: һавалы кешеләрне һәм бөҗәкләрнең бөтен нәсел-нәсебен
Карый: «Голос», «Голос. Дети», «Вечерний Ургант», «Полиглот»
Аныңча: кешеләр күбрәк киемнәрен түгел, ә күңелләрен кайгыртсын иде!

МӘКТӘП, ЯКИ КУРКУ НӘРСӘ УЛ?


- Мин башта гел «биш»леләргә генә укый идем. 4нче сыйныфтан соң, безне, отличникларны, сайлап, шушы мәктәпкә алдылар. Мин элек бик куркак, оялчан идем. Сыйныфта торып басып җавап бирергә дә кыен иде миңа. Такта янына чыгу – үзе бер тарих инде. Калтырап төшәсең...

- Ә нидән курка идең?


- Ялгыш җавап бирүдән, фикеремне аңлаешлы итеп әйтеп бирә алмаудан. Көләрләр шикелле тоела иде. Хәзер мин ул куркуны, ниһаять, җиңдем, һәм сыйныфта да, мәктәптә дә үземне иркенрәк хис итәм. Алай да минем хакта укытучым еш кабатлый: «Нестрессоустойчивая син, Аделина», - ди.


- Ә ничек җиңдең куркуны?


- Үз-үземә курыкмаска кушып, бу сүзләрне эчтән кат-кат кабатлап, мөгаен. Минемчә, курку һәр кешедә дә яши, төрле кеше төрле нәрсәләрдән генә курка. Мин, мәсәлән, бөҗәкләрдән бик куркам...


- Нишләп нәкъ менә бөҗәкләрдән?


- Белмим инде, алар бит шундый кечкенәләр (дөрес, эреләре дә бар инде барын), тиз хәрәкәтләнәләр, син сизмәгәндә кием астыңа кереп китәрләр шикелле... Җиңәргә тырышам бу хисне, әмма бик барып чыкмый әлегә... Оят, әйеме?


- Ә мин менә еланнардан куркам, теләсә кайсы урыннан елан шуышып килеп чыгар кебек...


- Көрәшәсезме куркуыгыз белән?


- Синеңчә, кирәкме? Аны тулысынча җиңеп буламы?


- Таныш түгел ситуацияләрдә ул кабат кайта инде, әмма, бер җиңеп карасаң, аның белән нишләргә икәнен беләсең хет...


- Минемчә, куркуыңны әйтергә курыкмау да – үзе бер җиңү инде! (Көлешәбез). Менә син мәктәптә көлсәләр, аңламасалар, дидең. Бөтен кешегә дә ошап булмый бит...


- Шулай да... Тик минем яхшы буласым килә – мәктәптә дә, өйдә дә. Тыйнак, сүз тыңлаучан. Өйдә мин, билгеле, ачылып китәм, киресенчә, бик шау-шулы, шаянга әйләнеп куярга мөмкинмен. Ә мәктәптә – юк. Бөтен кешегә ошар өчен түгел ул, үземә шулай булырга тиеш кебек тоелганга...



КУМИРЛАР, ЯКИ ДИМА БИЛАН – ФИЛОСОФ


IMG_4662

- Димәк, кызлар тыйнак, тәртипле, оялчан, сүз тыңлаучан булырга тиешләр?


- Минемчә, әйе, иң беренче чиратта – тыйнак. Мин һавалы кызларны, гомумән, үзен әллә кемгә куйган кешеләрне яратмыйм. Алар белән аралашмаска тырышам. Иң яраткан героиняларым – «Капитанская дочка»дагы Марья Ивановна Миронова һәм Харпер Ли әсәрендәге Джин Луиза Финч. Ә, «Убить пересмешника»ның дәвамы басылып чыккан бит, хәзер менә шуны укырга җыенам. Бик ошады ул миңа!


- Ә егетләр, синеңчә, нинди булырга тиеш?


- Тыйнаклык аларны да бозмый. Менә әйтәләр бит, имеш, кызларга хулиганрак малайлар ошый, дип. Миңа андыйлар ошамый! Егетләр дә тәртипле, әдәпле булырга тиеш. Әйбәт укырга, дорфа сөйләшмәскә, дәресләрдән качмаска...


- Сезнең сыйнфтагы малайлар дәрестән еш качамы әллә?


- Булгалый инде... Без сыйныфта 18 кеше – 10 кыз һәм 8 малай. Миңа сыйныфыбыз хәзер ошый. Сыйныф җитәкчебез – Гарипова Миләүшә Марселевна да. Ул безне ике шайкага бүлә сыйныфта. Берәр хулиганлык эшләп ташласак, «трольләр» дип ачулана. Шаярып, яратып кына, билгеле… Театрларга, музейларга, төрле күңелле чараларга алып чыгып китә ул безне, һәр нәрсәнең кызыклы ягын күрсәтә белә. Шундый әкәмәт сүзләр куллана сөйләшкәндә, һәрберебез турында кызык итеп сөйләп бирә... Бик ошый инде миңа Миләүшә Марселевна, ул укыткан математика фәне дә...


- Ә малайларга кайтсак? Кумирларга? Мәсәлән, мин 11нче сыйныфны тәмамлаганда, «Титаник» фильмы чыккан гына вакыт, бөтен кызлар да үлеп Леонардо ди Каприога гашыйк иделәр. Бүлмәгә аның постерларын элеп тутыра идек...


- Леонардо ди Каприо?.. Бәлки, телевизордан күрсәтсәләр, таныймдыр да мин аны... Ә болай... Минем бүлмәдә андый постерлар юк... Дөрес, миңа Дима Билан ошый.


- Ни өчен нәкъ менә ул?


- Мин бит «Голос» проектын карап барам. Менә шунда Дима Биланның сөйләве, фикерен ничек җиткерүе, гомумән, үз-үзен тотышы ошый. Ул шундый философ! Шундый акыллы…


- Минемчә, Градский акыллырак?


- Бәлки шулайдыр, әмма Градскийга караганда Билан кызыклырак сөйли…


- Бәлки, Билан сиңа яшьрәк булганга ошыйдыр?


- Градский да карт түгел инде. Аннан картраклар да була… Биланның җырлавы да ошый миңа. Тагын: Леонид Агутин, Григорий Лепс, Валерий Меладзе, Пелагея…



МУЗЫКА, ЯКИ НИ ӨЧЕН МИН БЕТХОВЕННЫ ЯРАТТЫМ


IMG_4591

- Ә татар җырчыларыннан кемнәр ошый?


- Әнием тыңлаган җырчыларны мин дә тыңлыйм. Аерып кына кемгәдер исем китми. Мин инглиз җырчыларын тыңлыйм күбрәк. Эстраданы әллә ни тыңлыйм дип әйтеп булмый инде. Опера, академик башкаруны күбрәк яратам. Музыка мәктәбендә вокалдан да миңа күбрәк озын, хисле җырларны башкарырга тәкъдим итәләр. Быел сольфеджионы тәмамладым, анда шулай ук телдән дә имтихан бар бит, реферат. Рефератны укытучым Шуберт турында эшләргә тәкъдим итте.


- Шуберт бит романтизмга нигез салучы, ә синең образың нәкъ менә романтик…


- Бәлки, әмма мин үзем Моцартны яратам. Ул 4-5 яшендә, клавесинда уйнап, пьесалар иҗат итә башлый, әтисе шуларны ноталар рәвешендә теркәп бара. Бетховенны баштарак яратып бетерми идем, әмма нәкъ менә Моцарт аша ярата башладым. Әтисе аннан икенче Моцарт ясарга тырыша, кечкенәдән күп сәгатьләр буе уйнарга мәҗбүр итә торган була. Дуслары җыелса, улын йоклаган җиреннән алып чыгып, уйнарга боера…


- Башта кызгандың, аннан ярата башладың, димәк?


- Миңа аның авырлыкларны җиңә белүе ошады. Ул бит чукраклана, әмма музыканы ташламый. Үлеме дә сәер… Моцартныкы да шулай бит – «Реквием»ны язар өчен аңарга ябынчадан килгән серле бер кеше заказ бирә, ә Моцарт үз үлемен язган булып чыга. Шуларны гел уйлап йөргәч, аларның музыкасын да башкача тоя, уйный башлыйсың.


- Син серле сүзен кабатларга яратасың, композиторларның тормышында да шундый детальләргә игътибар итәсең. Ужастиклар карарга да яратасыңдыр әле?


- Ужастиклар түгел, мистика яратам. Өй иясенә ышанам! Барбашкага…


- Ә алар нәрсәсе белән аерыла? Сезнең өйдә яшиләрме?


- Минем үземнең очратканым юк. Әмма Барабашка каккалый…


- Синең күп кенә конкурсларда чыгыш ясаганың бар: САНАП КИТӘРГӘ! Сәхнәгә чыкканда курыкмыйсыңмы?


- Башта бик курка идем. Куркудан сүзләрне онытканым да булды хәтта. Әмма ешрак чыгыш ясаган саен җиңелрәк. Биюгә йөргәндә, читен булды, анда мин әле бөтенләй йомыкый идем. Мин хәзер яңа укытучыда укыйм – Виктория Максимовнада. Ул мине, бер кыз авырып киткәч, «…» конкурсында чыгыш ясарга әзерләде. 1 атна кала гына әйттеләр барасымны, вакыт аз булды әзерләнергә. Сара Брайтман җырын башкардым анда, .... урын алып кайттык. Шуннан соң үземне ышанычлырак хис итә башладым.


- Тормышның нәкъ менә шундый фортуна-очраклыклардан торуына ышанасыңмы?


- Минемчә, бер нәрсә дә юкка гына түгел. Һәр кешегә мөмкинлекләр бирелә. Мин әле бу хакта күптән түгел генә уйлана башладым...


- Киләчәктә җырчы булу теләге бармы?


- Мин үзем телим дә инде ул, әмма әни әйтә, әйбәт җырчы булып, акча эшләве һәм тормыш алып баруы читен, ә эстрадада сикереп йөрү җитди түгел, ди. Эстрада турында мин үзем дә шулайрак уйлыйм . Әни җитди белем алырга һәм тормышта югалып калмаслык һөнәргә ия булырга кирәк, ди. Шулай да җыр белән бәйле булса, әйбәт булыр иде.


- Син әле рәсем дә ясыйсың, фото мәктәбенә дә йөрисең. Болары – мин белгәннәре генә. Башка мавыгуларың да булырга бик мөмкин дип шикләнәм...


- Кытай теле белән мавыгам. Көздән аны өйрәнә башлыйм.


- Нигә нәкъ менә кытай теле?


- Джеки Чан уйный торган фильмнарда актёрлар шундый кызык һәм матур сөйләшәләр. Җитез әле тагын! Кызыктым... Җитмәсә, «Полиглот»ның чираттагысы да кытай теленә багышланачак, һәм анда мин яраткан Пелагея кытай телен өйрәнәчәк.


Энҗе Садыйкова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев