Логотип Идель
Ялкын

"ТУКАЙГА ОШАР ИДЕ"

2016 елның 26 февралендә Татар дәүләт филармониясенә Габдулла Тукай исеме бирелүгә 70 ел тулды. Бөек шагыйрьнең исеме филармониягә милли музыка мәдәниятенә керткән зур өлеше һәм Г.Тукайның тууына 60 ел тулу уңаеннан 1946 елда бирелә. Әлеге юбилей уңаеннан 2015-2016 концерт сезонында филармониядә әдәби кичәләр, ретро-концертлар уза, интернетта «Тукай филармониясе Тукайны укый» дип аталган әдәби проект бара.

26 февральдә Татар дәүләт филармониясендә бу зур вакыйгага багышланган тантаналы концерт булды. Филармония тарихында мондый форматтагы чара әлегә беренче һәм бердәнбер.

Мәртәбәле кунаклар арасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Ф. Х. Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы мәдәният министры А. М. Сибагатуллин, Иран, Төркия, Венгрия, Белоруссия республикаларының Казандагы генконсуллыклары вәкилләре, Татарстанның күренекле җәмәгать эшлеклеләре, филармониянең сәхнә ветераннары бар иде.

Концертта Россиянең, Татарстанның, Башкортостанның күренекле сәнгать осталары: ТР халык уен кораллары дәүләт оркестры (сәнгать җитәкчесе һәм дирижёры – Россиянең халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Анатолий Шутиков), ТР фольклор музыкасы дәүләт ансамбле (сәнгать җитәкчесе – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, профессор Айдар Фәйзрахманов), Россиянең халык артисты Екатерина Молодцова (Воронеж), Татарстанның халык артистлары Георгий Ибушев, Резеда Галимова, Хәмдүнә Тимергалиева, Башкортстанның халык артисты Халит Фатыйхов, Башкортстанның атказанган артистлары Алим Каюмов, Тимур Абсатаров, Роберт Хәмидуллин, Флюра Габделманова, Халыкара фестивальләр лауреатлары Филүс Каһиров, Айгөл Хәйри, Екатерина Коврикова, Айнур Фатыйхов катнашты.

Программа Г.Тукай шигырьләреннән, Дж. Верди, З. Яруллин, Р. Яхин, М. Глинка, С.Сәйдәшев, Л. Ардити, Ч. Биксио, Э. Капуа, Э. Каннио, Л. Денц, Җ. Фәйзинең музыкаль әсәрләреннән, татар, башкорт, рус халык көйләреннән һәм җырларыннан төзелде. Чыгышлар филармониянең 80 еллык тарихын саклаган архив фотоларыннан җыелган фильм-елъязма белән үрелеп барды.IMG_4390

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев