Логотип Идель
Ялкын

"ТАНЫШУ ГЕОМЕТРИЯСЕ"

Бала­чак­та яшьтәш­ләрең белән ничек танышканыңны хәтер­лисеңме? Минем исе­мем – Илгиз, ә синеке? Күбебез һаман да шулай таныша. Бүген дөньяда 7 миллиардтан күбрәк кеше яши. Галимнәр исәпләп чыгарганча, күбесе таныша белми, таныша белмәгәч – дуслары юк, ә дуслар булмагач – ул кеше ялгыз, дигән сүз.

Дуслар, танышлар сафын арттыру ник кирәк диярсең, бәлки. Әгәр сине тормышыңда бар нәрсә дә канәгатьләндерә икән, димәк, бернигә дә кирәк түгел. Ә инде яңа кызыксынулар, хисләргә ия буласың килсә ― бу язма синең өчен.

50 грамм лирика

Сине танышу серләренә өйрәтә башлаганчы, үземнең дуслык хәлләрен языйм әле. Яшермим, миңа кечкенә чакта да, хәзер дә кеше белән танышу һәм аралашып китү авыррак. Бу темага алынып, сиңа да, үземә дә ярдәм итүне максат итеп куйдым. Кызганыч, менә ул – минем чын дустым дип әйтерлек кеше тормышымда очрамады әле. Шулай да, кирәк чакта ярдәм итәрдәй, киңәшләрен бирердәй һәм кәефне күтәрердәй иптәшләрем, Аллаһка шөкер, җитәрлек. Тормышымда мөһим урын алып торучы сыйныфташларыма да рәхмәтем чиксез. Тугыз ел эчендә күпне күрдек. Безнең дуслык, бәлки, гомерлек тә булмас... Бик тиздән без аерылышачакбыз. Шуңа да, 9нчы һәм 11нче сыйныфта укучы дусларым, классташларыгызның кадерен белегез.

Ярар, лирика җитеп торыр... Конкретикага күчәбез.

1 кило конкретика

Күп кенә психологлар, астрологлар һәм эзотериклар белдергәнчә, аралашучан һәм уртак тел табучан булу кыен түгел. «Ялкын» укучылары булдыра алмаган нәрсә юктыр ул! Димәк, белгечләр җайлы дип торган әйберне генә-ә-ә... без берсүзсез башкара алырбыз.

Таныша белмәү һәм дуслар аз булуның сәбәбе – куркуда. Аның каян һәм ни рәвешле килеп чыкканын уйлап та карамыйбыз. Бүген, нәкъ геометрия дәресендәге шикелле, бу проблеманы бергәләп чишәчәкбез. Тукта-а-а! Журналның бу битен ябарга ашыкма! Мин бит сиңа геометриядәге шикелле генә дидем... Безнең алда теге почмакның бу почмакка тигезлеген дәлилләү түгел, ә комачау иткән куркуны юкка чыгару мәсьәләсе тора. Бу язманы укып чыкканнан соң, теләсә кем белән уртак тел таба алырсың, дип ышанам, дустым.

 

  1. Танышлар танышларга илтә


Яңа дуслар табарга, танышларыңны арттырырга теләвеңне әти-әниеңә, туганнарыңа, дусларыңа әйт. Алар сине, мөмкинлекләре чыккан саен, яңа кешеләр белән таныштырыр, ә ул танышлар, үз чиратында, үз танышлары белән. Моның тагын бер яхшы ягы – сиңа яңа танышларны әллә кайдан эзләп йөрергә кирәк булмаячак. Бу пункттан кемнән ярдәм сорарга кирәклеген аңладың инде...

 

  1. «Танышу үзәге»


Үзеңә күптән ошаган түгәрәк-секциягә языл. Бәлки, инглиз телен яратасыңдыр, каләмең үткендер, спорт синекедер... Кызыксынуыгыз уртак булган кешеләр белән танышырсың. Уртак кызыксынулар бар чагында аралашу майланган кебек бара ул. Хәзерге дусларың белән кайда танышкан идең соң? Әйе-әйе, танышуыгыз, һәрхәлдә, уртак кызыксынуга килеп терәлә! Димәк, син хәзер «танышу үзәге»нең кайда урнашканын беләсең...

 IMG_5865 - копия

Нишләргә?

Танышыңны тапкач, аның белән үзеңне ничек тотарга икәнен белергә кирәктер. Әйдә әле, карап карыйк.

  1. Кыскалыкта – осталык


Яңа танышың белән беренче очрашуны кыска итәргә тырыш. Мәктәптәге 10-15 минутлык тәнәфес таман гына булыр. Әгәр танышың синең мәктәбеңнән булмаса, кинога барыгыз. Кинода бит сөйләшмиләр. Ә инде фильм кызык булса, бергә уздырган вакытыгыз кызыклы үткән, дигән сүз. Шушындый шөгыльләр сезне үзеннән-үзе бер-берегезгә тартып китерәчәк.

  1. Хисләреңне яшермә...


Яңа дустың белән беренче очрашуда дулкынлансаң, аңа моны әйт. Шул очракта сиңа ул дулкынлануны кичерү җиңелрәк булачак. Дустың да, әгәр ул чын икән, ярдәм итәчәк!

  1. Үзең бул!


Үзең түгел, ә башка кеше булып кылану – танышуга киртә! Үзең бул! Син ― шәхес, син башка берәүгә дә охшамаган, син – кызыклы!

  1. Җиңеләйтү юлы


Очрашу алдыннан (мәсәлән, Интернет аша) кая барасыгызны, нинди темага сөйләшәчәгегезне уйлап куйсагыз, бер дулкынга көйләнү бермә-бер җиңелрәк булачак.

  1. Сулыш алырга онытма


Артык нык борчылсаң, өч тапкыр тирән сулыш ал. Онытма, яңа дустың синнән бер дә кимрәк борчылмый!

 

Тәүге адымнар

Өстә язылганнар – беренче адымнарың. Ә хәзер нәтиҗә ясыйк. Башкаларны җәлеп итәр өчен һәм яхшы танышлыклар булдырыр, син:

  • Кызыклы шәхес булырга тырыш;

  • Күп укы;

  • Үзеңә кызыклы кешеләр күп булган урыннарда ешрак бул;

  • Аралашу өчен уртак кызыксынулы кешеләр табарга тырыш;

  • Берәр өлкәне синнән яхшырак белгән кешедән ярдәм сора. Булышу аша тергезелгән дуслыкка мисаллар җитәрлек


 

Моны белергә кирәк!

  • Яшьләр өл­кән­нәр белән берен­че булып таныша;

  • Та­ныш­кан­да егетләр сүз баш­лар­га тиеш;

  • Кул бирешеп таныш­кан­да, өл­кән кеше кул суза;

  • Яшьтәш­ләр таныш­кан­да, берен­че булып кыз кеше кул суза.


 

Көендем дә сөендем...

Авыр танышып һәм аралашып китүче үсмерләрнең күпме икәнен ачыклау өчен, мин бер популяр социаль челтәрдә дусларым арасында сораштыру үткәрдем. «Тормышта кешеләр белән танышу һәм аралашып китү сезгә авырмы?» дигән сорауга өч сәгать эчендә 30 кеше җавап бирде. 9ы – «Әйе», ә калган 21е «Юк» дип җавап бирде. Нәтиҗәне күргәч, бер сөендем дә бер көендем. Сөенүем – дусларым аралашучан икән, көенүем – язмамның берәүгә дә кирәге чыкмасмы әллә?! Ярар, шул 9 кеше булса да укыр әле... =)

 

Алга таба ― үзең...

Теләсә кайсы кеше белән танышу һәм аралашып китү кыен түгеллеген шушы язмада аңлатырга тырыштым сиңа, дустым. Яңа кешеләр, хис-тойгылар, маҗаралар... Болар сиңа кирәкмимени?! Беләм, күңел түрендә генә булса да яңа танышу һәркемгә ошый, һәм син – искәрмә түгел! Беренче адымнарыңны син инде хәзер ясый алырсың. Аннары, танышкан саен, үзеңне ышанычлырак һәм кыюрак хис итәчәксең. Ну ярар, уңышлар! Алга таба ― үзең инде... =)

Илгиз ШӘКҮРОВ фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев