Логотип Идель
Ялкын

«ТӘРӘЗӘНЕ ҖЕН КАГА!» /әкият/

Бөтен дөнья сихри тынлыкка чумган. Зәңгәр күк йөзендә ап-ак бөдрә болытлар йөзә. Шул ак болыт мендәрләренә ятып, күз күрмәгән, колак ишетмәгән якларга китәсе, рәхәтләнеп бер ял итәсе килә. Тирә-якта яшел хәтфәдәй киң болын. Чәчәкләргә куна-куна, күбәләкләр очып уйный. Ерак та түгел, кечкенә генә көмеш сулы күл. Ә күлдә ак төнбоеклар арасында тыныч кына пар аккошлар, каз-үрдәкләр йөзә. Янәшәдә генә калын урман. Анда барча җәнлекләр, кош-кортлар бер гаилә булып, дус-тату яшиләр.

Болын читендәге алмагач төбендәге ап-ак утыргычта башына түбәтәен кыңгыр салган, яшел камзуллы бер егет уйланып утыра. Күз карашында ниндидер моңлы бер серлелек чагыла кебек аның.

Кинәт шушы тынлыкны бозып, урман арасыннан, нәзек озын бармакларын уйната-уйната Шүрәле йөгереп чыкты да егеткә дәште:

- Тукай әфәнде, тыңла әле, сиңа бер яңалык китердем. Әле генә Былтыр шалтыратты. Безне җитди эшкә чакыруы...

- Сөйлә тизрәк, нинди эш? – дип, Габдулла урыныннан ук сикереп торды.

- Былтырның күршесендә Булат исемле малай яши икән. Элек яхшы гына укыган, әти-әнисен дә борчымаган, ди. Хәзер начар юлга кереп киткән. Кеше әйберләрен урлый башлаган, дәресләргә дә йөрми, әти-әнисен тыңламый, бер атна инде өендә дә кунмый икән.

- Димәк, Шүрәле дус, чыннан да, безнең ярдәм кирәк икән монда. Бар, тизрәк минем бөтен команданы җый. Киңәшеп алырбыз. Син команданың җитәкчесе булырсың.

Шүрәленең кетер-кетер көлеп җибәрүе булды, урмандагы барлык җәнлекләр чабып килеп җиттеләр. Шүрәле яңалыкны барысына да җиткерергә ашыкты:

- Күрше авылдагы Булат исемле малай начар юлга баскан. Без аны туры юлга чыгарырга тиешбез. Су анасы, Булат янына беренче булып син барырсың. Ул сабакташының кесә телефонын урлаган. Каракларны синнән дә остарак акылга утыртучы булмас.

Су анасы, озын чәчләрен алтын тарагы белән тарый-тарый, алгарак чыкты:

- И-и, заманалары китте. Элек җирдә яткан хуҗасыз әйберләрне алу да зур гөнаһ иде. Ә хәзер кешеләрне көпә-көндез кычкыртып талыйлар, өйләренә кереп, әйберләрен урлыйлар, кыйныйлар... Ярар, сез миңа ышана аласыз. Мин ул малайны тиз арада урлашу гадәтеннән биздерермен.

Шүрәле, озын бармакларын Кызыклы Шәкерткә төбәп:

- Ә син Булатны эш сөяргә өйрәтерсең, - диде. – Бары тик үзең тапкан малның гына бәрәкәтле икәнен аңлатырсың.

Ап-ак ромашка чәчәгендә ял итеп утыручы Күбәләккә Шүрәленең әмере кыска булды:

- Күбәләк, син малай белән серләш, борчуларын уртаклаш.

- Сез, пар атлар, Булатны максатчанлыкка, авырлыкларга бирешмичә алга барырга өйрәтерсез.

- Син, сөткә төшкән Тычкан, аңа кыюлык, дәрт өстәрсең.

- Тукай, дусларының изге эшкә күмәкләп тотынуларына сөенеп, сүзгә катнашмыйрак утырды.

... Авыл йокыга талган. Тирә-якта хуш исле печән исе.Көндез болында печән чабып арган кешеләр рәхәтләнеп ял итә. Анда-санда бака кычкырганы, чикерткә чертләгәне ишетелә. Мәктәп янында гына Булатлар өе. Булат та тирән йокыда. Менә бервакыт тәрәзә шакыганнары ишетелде. Булат куркып уянды да, тәрәзәдә ниндидер җан иясе шәүләсен күреп, кычкырып җибәрде:

- Кем син? Сиңа миннән ни кирәк?

- Их, син, карак! Белермен мин сине ничек акылга утыртырга! Иртәгә үк урлаган әйберләреңне хуҗаларына кайтар!

- Юк, моның булуы мөмкин түгел. Син, Су анасы, әкиятләрдә генә яшисең. Чынлыкта син юк. Син мине берни эшләтә алмаячаксың.

- Әгәр дә иртәгә үк урланган әйберләреңне кире илтеп бирмәсәң, мин һәркөн килеп сине йөдәтеп бетерәчәкмен. Артыңнан намусың булып йөриячәкмен, тынгылык бирмәячәкмен.

-  Ярар, алайса, әйткәннәреңне үтәрмен, тик мине тынычлыкта гына калдыр.

Иртәгесен Булат таң белән уянды. «Нигә инде миңа кеше телефоны? Мин бит аны барыбер куллана алмаячакмын. Кешеләрдән яшереп тоткан әйбернең ни кызыгы, ни рәхәте бар инде? - дип уйлап, әрле-бирле йөренде. -  Ничек итеп Әдиләгә - пеналын, укытучыма – китабын, якын дустым Саматка телефонын кайтарырга? Мин карак, дип ничек әйтергә?  Юк, мин моны булдыра алмыйм, мин оялам...»

Шулчак Булатның бүлмәсенә зур капчык күтәреп Кәҗә белән Сарык килеп керде.

- Син безне таныйсыңдыр инде? – диде Кәҗә.

- Әйе, тик сез монда нишләп йөрисез?

Сарык аның соравына каршы сорау белән җавап кайтарды:

- Булат, синең Тукай әкиятләрен укыганың бармы?

- Бик беләсегез килсә, мин китап укырга яратмыйм.

-  Их син, - диде Кәҗә, - Тукай шигырьләрен, әкиятләрен укысаң, син зирәк, тапкыр, акыллы булыр идең. Урлаган әйберләреңне кире кайтарырга да куркып тормас идең. Шуның кадәр дә егетлек юкмы әллә үзеңдә?

Булатның килешмичә чарасы калмады:

- Ярар, урлаган әйберләремне бүген үк хуҗаларына илтермен, үзләреннән гафу үтенермен. Моннан соң кеше әйберләренә кулымны да тидермәм.

Сарык, капчыктан калын тышлы китап чыгарып, Булатка тапшырды да, аны һичшиксез укырга кушып, Кәҗә белән бергәләп чыгу ягына теркелдәде. Алар ачкан ишектән чиелдәп нәни тычкан килеп керде:

- Уңышларга ирешү өчен үзең тырышырга кирәк, - диде ул. – Менә мин дә үз тырышлыгым аркасында гына сөткә батып үлми калдым.

Шул арада ачык тәрәзәдән бер көчек сикереп төште. Кызыклы Шәкерт иде ул. Арт аякларында сикергәләп, кечкенә койрыгын болгый-болгый, ул да Булат каршына килеп басты:

- Булат, беләм, син үз-үзеңне җиңеп, зур кыюлык күрсәтәсең. Хәзер сиңа, соңармыйча, бик күп һөнәрләргә өйрәнергә кирәк. Юкса, картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул!



... Көннәр үтте. Булат урланган әйберләрен дә кире кайтарды, әти-әнисенә дә булыша башлады. Хәзер ул утынын да яра, суын да ташый. Терлекләрне, кош-кортны ашата, казларны су буена алып төшә. Капка төбен саклаучы Акбай да, моңа кадәр үзенә борылып та карамаган Булатның игътибарына, җылы аш белән сыйлавына сөенеп, койрык болгап тора.

Булатның әтисе умартачы. Ул умарталарны караганда, бал аертканда, Булат элек, бал кортларыннан куркып, әллә кая кача иде. Хәзер качмый, чөнки әтисенә булышып йөргән малайның эш белән мәшгуль булуын, күңеле изгелектә икәнен таныган бал кортлары чакмый аны.

Булат яланга йөрергә чыккач, аны әллә каян танып, Тукайның Пар атлары чабып килә. Алар йомшак иреннәре белән Булат учындагы шикәрне ялмап алалар да, рәхмәт әйткәндәй, озын яллы башларын игәләп торалар. Ул арада чәчәкләр арасында очып йөргән Күбәләк аның иңнәренә килеп куна:

- Минем гомерем кыска, тик сиңа киңәшләремне биреп өлгерергә телим, - ди ул. – Һәр минутыңның, һәр көнеңнең кадерен белеп яшә. Башкалар синнән игелек кенә күрсен. Шул чакта үзеңә дә яшәү рәхәт булыр. Чөнки игелеккә каршы игелек белән җавап бирерләр.

Ә теге әкияти капчыктан чыккан китап Габдулла Тукай әсәрләре иде. Вакыты булган саен укый аны хәзер Булат. Күп шигырьләрен ятлап та бетерде инде. Башка китаплар да ят түгел аңа. Бөтен дөнья акылы китапларда тупланган дип юкка гына әйтмиләрдер шул.

Ландыш Гобәйдуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев