Логотип Идель
Ялкын

«СОЗВЕЗДИЯ-ЙОЛДЫЗЛЫК» РЕКОРД КУЯ»

«Созвездия-Йолдызлык»-2016 бәйгесе катнашучылардан килгән гаризалар саны буенча рекорд куйды!
Күптән түгел генә Сарман районында XVI Республикакүләм ачык телевизион яшьләр фестиваленең финалга сайлап алу турлары булды. «Созвездие-Йолдызлык» бәйгесе берничә ел дәвамныда Татарстан Республикасы Президенты патронажы астында уза. Бәйгенең финалга сайлап алу турлары 1 нче март көнне Лениногорск шәһәрендә башланып киткән иде.


Сарман районы мәдәният йортына Сарман, Зәй, Түбән Камадан 5тән алып 21 яшькәчә булган 987 катнашучы җыелды.


Барлык катнашучылар арасыннан 52 иң-иң яхшы номер сайлап алынды. Тиздән без аларның барысын да башкалабызның зур сәхнәсендә күрә алачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев