Логотип Идель
Ялкын

ҺӘРКЕМНЕҢ ҮЗ ИСЕ: СИҢА НИНДИ ИС КИЛЕШӘ?

Син әле үз исеңне ачыклый алдыңмы? Бу тест сиңа үзеңә туры килгән исне табарга булышыр. Башладык!
ИСЕ 11. Кайсы аяк киемен яратып киясең?


А. Балетки, сандали;
Б. Туфли;
В. Кроссовки.

2. Мөмкинлегең булса, хәзер кая булыр идең?


А. Әни янында, диванда, әти белән өй янында;
Б. Диңгез ярында;
В. Биектә, һава шарында.

3. Шимбә кичләрен, буш булса, ничек уздырырсың?


А. Үзем өчен вакытны бүлеп куям: кино карыйм, уеннар уйныйм, ванна керәм.
Б. Әни-әтиләргә, якыннарыма берәр сюрприз, бүләк ясыйм;
В. Дуслар белән урамга чыгып китәм.

ИСЕ 24. Иң яхшы кием – ул:


А. Уңайлы кием, калганы мөһим түгел;
Б. Зәвыклы, модага туры килеп тора торган;
В. Спортивка, уңайсыз булса да, сайлаган стилемнән китмим – спорт, бары спорт.

5. Каникулларыңны ничек уздырдың?


А. Өйдә ял иттем, туйганчы йокладым;
Б. Әни-әтигә булыштым, өй-җирне карадым;
В. Бер генә минут та тик тормадым: тау шудым, киноларга бардым, дуслар белән очраштым.

ИСЕ 36. Нинди төстәге киемнәрең күбрәк?


А. Кара, ак;
Б. Кызыл, сары;
В. Зәңгәр, ак.

7. Рәхәт – ул...


А.Җылылык;
Б. Матурлык;
В. Җиңеллек.

Инде җавапларыңа кара, кайсы күбрәк?


А. Сиңа бары тик «уңайлы» исләр генә сайларга кирәк! Салмак, ашыкмаучан, уйлап кына эш итүче кеше син! Хушбуең да җылы булырга тиеш. Дарчин (корица), бергамот, ваниль, гөлчәчәк (роза) майлары кушылган исләрне сайларга тырыш. Җиләк-җимеш (кызларга) яки чикләвек исләре (егетләргә) дә күңелеңә ошарга тиеш.






Б. Романтика һәм энтузиазм – синең хакта, әйеме? Алайса әфлисун, иланг-иланг, гөлчәчәк (роза), бөтнек (мята) мае кушылган хушбуйларны кара. Кызлар колагына: сиңа яз исе туры килә, чәчәк исләреннән курыкма! Егетләргә: классик хушбуйларны сайла, каһвә, шоколад исләре булырга мөмкин, башта бераз әчкелтем кебек тоелыр бу исләр, биш-ун минуттан исә син аларны тоймый башлыйсың, аның каравы образыңа туры килгән исең инде бар. Сизмим дип, артыгын гына сибә генә күрмә!






В. Син ― хәрәкәт кешесе! Су, диңгез, һава – синең стихия. Бер урында тик кенә тора алмыйсың, тарлыктан, кысанлыктан куркасың, димәк хушбуең да җиңел һәм «сулый» торган булырга тиеш. Яшел чәй, бөтнек (мята), лайм исле хушбуйлар сайла. Андый хушбуйны савытына карап та танып алып була: шешәләре яшел, зәңгәр, ак булыр. Ә үзе – җиңел, оча торган...






ИСЕ 4ТАГЫН БЕР КАТ ИГЪТИБАР: Ис сайладым дигәч тә, аның белән коенып йөрергә кирәк дигән сүз түгел әле! Хушбуең исе тоелыр-тоелмас, өрфия кебек борынны кытыклап үтәрдәй генә булсын... Кадерле әйбер – тансык булырга тиеш!

Тагын укырга:


СИН ЛИДЕРМЫ? - ТИКШЕРЕП КАРА!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев