Логотип Идель
Ялкын

«ОПЕРАДА ТАТАРЛАРГА УРЫН БАРМЫ?»

Саҗидә Сөләйманова, йә Дарвин теориясен белмәгәнгә, йә Дарвиннан да күбрәк – тирәнрәк – күрә белгәнгә,  кеше барыбер кошлар нәселеннән дип язып калдырган. Биологлар шагыйрә белән бөтенләй килешмәсәләр дә, җырчылар килешергә тиеш. Казанда узган XXXIII  Шаляпин фестивале кысаларында алар үзләренең чын табигатен – сандугач булуларын ассызыклады.

КОШЛАР КАЙТТЫ КАЗАНГА.

Елына бер тапкыр Җәлил исемендәге Татар Дәүләт Опера театры бинасы күбрәк йә бозык Вакыт машинасын – тегендә-монда Рим харәбәләренә кушылып, олы Рус чиркәүләренең чаңнары ята, сакаллы рус кенәзләре белән дөм кара кашлы явыз Турандотлар кул тотышып йөри – йә Циркны хәтерләтә. Соңгысы колготки кигән таза гына ирләрне күрүдән туган тәэсирдер. Төрле төбәкләрдән килгән җырчыларның Казанда җыелуның максаты, кошларга хас булганча, үз-үзләре белән таныштыру, араларыннан иң камил тавышлысын сайлау һәм, әлбәттә, татар моңының серен чишү. Һәрхәлдә, чишеп карау.

ЧИТЛЕКТӘН – СӘХНӘГӘ.

Ике атна буена кошлар затлы читлекләрен – Метрополитан-опера, Большой театр, Мариинский һ.б. театрларын – ташлап, Казан тамашачасын сөендерергә тырышты. Үзебезнекеләр дә, әйтик, Альбина Шаһиморатова, Гөлнора Гатина, Венера Протасова, Михаил Казаков, Шаляпин эшен дәвам итеп, чагыштырмача салкын – опера ватаны, Италия белән чагыштырсак – Казанда да тавышны тәрбияләп булуны тагын бер кат дәлилләде. Шундый кошларны үстереп, канатларын ныгытып, очарга өйрәткән Консерваториябез өчен горурланып утырдым.

БЕЗ БЕЛГӘН ҺӘМ БЕЛМӘГӘН ТАТЬЯНА

Фестиваль кысаларында әле Мәскәүдән килгән абруйлы журналист Александр Минкин белән очрашу узды. Сәяси журналист, ул Чехов, Пушкин әсәрләрен җентекләп тикшерергә ярата һәм башкалар күрмәгән кызык фактларга тап була. Мәсәлән, Пушкинның «Евгений Онегин»дагы Татьянаның – хәтерләсәгез, ул Онегинга ялкынлы сөюен белдереп хат яза (сез аны мәктәптә ятлагансыздыр әле «Я к вам пишу -- чего же боле? ») һәм, җавап көтеп, үзенә урын тапмыйча йөри, ә җавап урынына Онегин үзе килгәч, бөтен көче белән качарга тотына –Александр Минкин шул Татьянаның, Пушкин текстына нигезлнеп, күпме йөгергәнен санап чыккан бит:

«Татьяна прыг в другие сени,
С крыльца на двор, и прямо в сад,
Летит, летит; взглянуть назад
Не смеет; мигом обежала
Куртины, мостики, лужок,
Аллею к озеру, лесок,
Кусты сирен переломала,
По цветникам летя к ручью,
И задыхаясь на скамью

Упала... »

Ишегалды – 100 метр, ул чактагы бакча – 300 метр,куртины – 200 метр, күперләр – 200 метр, болын – 300 метр, күлгә таба яткан аллея – 500 метр, урманчык – 500 метр, чәчәк түтәлләре – 100 метр тирәсе... Шулай итеп, Татьяна 2 километрлык кросс йөгергән булып чыга. Әле аның күлмәктән – дворян кызы – икәнлеген искә алсак... Бу әйберләрне күрүдән ни файда бар инде, дисезме? Ә файда шунда ки, – ди Александр абый, – Сез Пушкинның бу әсәрен юмор белән язганын аңлый башлыйсыз, әдәбият дәреслекләренә хас булган ясалма җитдилек шунда ук югала.

ПАТША ШӘРӘМЕ? МИН НАДАНМЫ?

Әйе, күбегез... хәер, күбебез өчен операны аңлау, аны кабул итә белү шактый авыр эш. Һәм безгә оят та түгел сыман. Чөнки без күбәү. Безне опера залында шунда ук калганнардан аерып була – без люстрага, күршеләргә, оркестр чокырыннан вакыт-вакыт күренгәләп алган дирижер башына карарга яратабыз. Тик смокинг-күлмәкләрен кигән кешеләр белән шыгрым тулы залда – ә билетлар ай-һай арзан түгел иде – ике күзен сәхнәдән ала алмыйча, олы дикъкать белән баккан зыялылар арасында үзеңне теге әкияттәге сыман хис итәсең: Патша чынлап та шәрәме әллә мин генә, надан, киемен күрмичә торам?

Үземнән чыгып әйтә алам: кайсыбер куелышларда, бай декорацияләргә, костюмнарга карамастан, патша чынлап та шәрә булып чыкты.

БИТЛЕКСЕЗ КАЛУЫҢ ИХТИМАЛ

Россия үзе бер театр. Илнең бер чигеннән икенче чигенә кадәр сузылган сәхнә. Чынлыктагы хәлләрне, кәефне яшереп / күрмәскә тырышып, без гел уйлап табылган яссылыкка, ясалма сәбәпләр арасына, битлекләр киеп качабыз. Башка милләтләр дә шулайдыр. Ләкин безнең битлекләребез шулкадәр табигый, шулкадәр биткә туры китереп эшләнгән, аларны, кайберләребез, чын йөзем дип гомер буена йөртергә мөмкин.

Опера битлекләрне салырга мәҗбур итә. Йөзең, күз сирпүләрең, елмаюың, репликаларың, бәлки, алдый алыр да, тавышың алдый алмас, алдаудан өстен булыр. Сыек булмаган хис хакыйкате белән беренче мәртәбә очрашканнар шулхәтле тетрәнә ки, бер мизгелгә битлекләре төшеп калырга да мөмкин. Шуңа күрә, опера театрында иң кызыгы – сәхнәдә барганнан тыш, әлбәттә – күршеләрнең чырайларын күзәтү. Үзеңнең дә битлегең чәлпәрәмә килеп төшмәгәе, сак бул.

Ә АХЫРДА АНЫ ҮТЕРӘЛӘР

Ошбу фестиваль кысаларында мин бер әйбергә төшендем: Рус операсы, ни генә дисәң дә – үзебезнеке. Аны аңлавы да җиңелрәк, көйләре дә колакка тизрәк чолгана. Шуңадыр, иң тетрәндергән операларның берсе – «Борис Годунов» . Гел мәхәббәт турында булган опералар арасында безнең тарихи рус операсы шактый аерылып тора иде. Ә мәхәббәт турында булган операга барырга теләсәгез, иң шәбе – «Риголетто».  Үлемнең уен белән янәшә баруы, мәхәббәтнең һәм гашыйк булуның нәрсәсе белән аерылуы, ахырда төп геройның үзен корбан итүе  – болар барысы да тамашачы күңелен – зыялы профессорларның да, безнең, гади яшьүсмерләрнең дә – битараф калдыра алмый. Киңәш итәм.

[gallery size="medium" ids="1809,1811,1810"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев