Логотип Идель
Ялкын

МУМУГА НИЧӘ ЯШЬ ДИП УЙЛЫЙСЫЗ?

Муму хакына сорыйбыз, бу язманы укымый калмагыз... Бүген бит Мумуның барлыгына сәбәпче кеше - Иван абый Тургеневның туган көне. Әгәр 1883 елның 3 сентябрендә вафат булмаган булса, үзенә 198 яшь тулган булыр иде, рус әдәбияты китаплары да (кимендә!) ике тапкырга калынаер иде...



Тормыш юлы.3


Иван Сергей улы Тургенев - мәшһүр Русия язучысы, шагыйре, тәрҗемәчесе. Империя Фәннәр Академиясе әгъза-корресподенты. Дөнья әдәбиятының классикларыннан берсе.


Рус тарихчысы Николай Баскаков "Рус фамилиясе чыгышы турында" китабы буенча һәм «Бәрхет китабы» буенча Тургенев фамилиясе борыңгы татар Түрген нәселеннән чыккан. Тургенев күп еллар дәвамында чит илләрдә гомер кичерә, анда үзенең иң мәшһүр әсәрләрен яза. Тургенев яшь чакта Пушкин белән таныш булган, чит илләрдә Герцен, Белинский һәм мәшһүр Франция язучылары А.Доде, Г.Флобер, Э.Золя белән аралашкан.


Тургенев көнбатышчы (западник) булып саналган. Фёдор Достоевский славянофил (славяннарны сөюче) булып Тургеневны бик яратмаган, хәтта "Бесы" әсәрендә Тургеневны кычкыручан, сәләтсез язучы булып тасвирлаган.


Алмания канцлеры Хлодвиг Гогенлоэ (1894—1900) Тургеневны "Русия иң акыллы кешесе булып Русия өчен иң яхшы премьер-министры нәмзаты булыр иде" дип санаган.


Тургенев Париж янында 1883 елда үлгән, аның васыяте буенча Петербургның Волков зиратында күмелгән. Дөньяда күп Тургенев исемендәге урамнар, мәктәпләр, театрлар, музейлар, китапханәләр бар. Мәскәү метрополитенында "Тургенев" мәүкифе (станция Тургеневская) бар. Казан шәһәрендә Тургенев урамы Киров районында урнаша.



Төп әсәрләре



  • «Рудин»

  • «Дворянское гнездо»

  • «Накануне»

  • «Отцы и дети»

  • «Дым»

  • «Новь»

  • "Муму"

  • «Записки охотника»

  • «Ася»

  • «Первая любовь»

  • «Вешние воды»

  • «Месяц в деревне»

  • «Провинциалка»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев