Логотип Идель
Ялкын

"МӘСКӘҮ ТӘНКЫЙТЬЧЕЛӘРЕ КАМАЛДА НИШЛИ?"

5 һәм 6 февральдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында сезонның төп премьерасы - Ж.-Б. Мольерның "Дон Жуан" спектакле була. Режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев. Спектакльгә Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан килгән тәнкыйтьчеләр бәя бирәчәк.

Камал театрының премьералары җәмәгатьчелектә һәрвакыт зур кызыксыну уята. Театрның төп премьералары – бөтенроссия күләмендә мөһим театраль вакыйгага әверелә, аларны Татарстанда гына түгел, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта һәм илнең башка шәһәрләрендә дә көтеп алалар. Камал театрының спектакльләре абруйлы премияләр исемлекләрендә үз урыннарын ала, бөтен дөнья буенча гастрольләргә йөри һәм театр тәнкыйтьчеләре тарафыннан югары бәяләнә. "Банкрот" (2013) һәм "Минем исемем Кызыл" (2014) спектакльләре "Алтын битлек" Бөтенроссия театр фестиваль-премиясенең лонг-исемлегенә кертелде, "Җәйнең бер көнендә" (2013) спектакле "Алтын битлек" фестиваленең берничә номинациясендә катнашты һәм шулай ук Шанхай, Будапешт, Санкт-Петербург шәһәрләрендә үткән фестивальләрдә уңышлы чыгыш ясады.

"Дон Жуан" спектакленең премьерасына Россиянең өч танылган тәнкыйтьчесе бәя бирәчәк:

Александр Вислов – "Вопросы театра" журналының баш мөхәррир урынбасары, ГИТИСның театр белгечлеге факультеты мөгаллиме, "Алтын битлек" 2014/2015 Бөтенроссия театраль фестиваль-премиясенең экспертлар советы рәисе, жюри әгъзасы, Халыкара Волков фестиваленең программа директоры, Мәскәү;

Татьяна Джурова – "Петербург театраль журналының" интернет-блогы мөхәррире, "Алтын битлек" фестиваль-премиясенең экспертлар советы әгъзасы, сәнгать фәннәре кандидаты, Санкт-Петербург;

Кристина Матвиенко – "Алтын битлек" фестиваль-премиясенең экспертлар советы әгъзасы, СТАНИСЛАВСКИЙ электротеатры каршындагы «Заман тамашачысы һәм тыңлаучысы мәктәбе" кураторы, ВГИК мөгаллиме, сәнгать белеме кандидаты, Мәскәү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев