Логотип Идель
Ялкын

«КЫТАЙНЫ БИЕТКӘННӘР»

Россиянең атказанган, Татарстанның халык  артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле һәм Татарстанның халык артисты Чулпан Закирова җитәкчелегендәге «Казан»  бию ансамбле  Кытай халык республикасы Мәдәният министрлыгы чакыруы буенча,  Кытайның Синҗан Уйгур автономияле өлкәсенең дүрт миллион халкының дүрт меңен татарлар тәшкил иткән Урумчи шәһәрендә узган IV Халыкара бию  фестиваленнән кайтты. Казах, төрек, кыргыз кардәшләр һәрдаим катнашкан, ике елга бер тапкыр узучы әлеге фестивальгә Татарстан коллективларының  беренче генә барулары.  Сәяхәт дәвамында безнең артистлар барлыгы алты концерт бирделәр һәм  Урымчы, Карамай, Аксу калаларында яшәүче кытай, уйгур, татар халкын, фестивальгә килгән башка төрки коллективларны чын мәгънәдә әсир итеп кайттылар.

Программа «Идегәй» татар халык эпосларына нигезләнгән «Идел-йорт», «Кетеки», «Ярмәк», «Фантазия» инструменталь-хореографик, «Алпамша» вокаль-инструменталь, «Каз канаты», «Җырла», «Җымытым» вокаль-хореографик композицияләре, «Шестяк», «Буталдым», «Зәңгәр томан», «Тыпырдык», «Керәшен чабатасы», «Казан сөлгесе» биюләре, «Ямщикәй», «Ахун көе», «Нижгар такмаклары» вокал номерларыннан төзелгән иде.  Ике сәгатькә якын барган концертны, бу як халкына хас булганча, тыенкы  караган тамашачы, азактан  артистларыбызны туктатып булмаслык алкышларга күмде, сәхнәдән җибәрмичә кабат-кабат чакырып алкышлады. Оештыручы як алга таба мондый зур чараларга профессиональ югарылыктагы гаҗәеп хиссиятле чыгышлары белән таң калдырган татар артистларын, һичшиксез, чакырырга вәгъдә иттеп калды. Татарстанлылар исә фестивальнең гаҗәеп югары дәрәҗәдә оештырылуына таң калып кайттылар.

[gallery columns="2" size="large" ids="2247,2246"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев