Логотип Идель
Ялкын

КӨТӘРСЕҢМЕ МИНЕ | ХИКӘЯ | БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК | АЙ НУРЫ

Айны күзәтте ул бүген. Туп-тулы, алтындай сары ай күңеленә хуш килде Айзирәкнең. Күзләрен дә алмый шуны күзли бит кызый! Имеш, ай елга яисә айга бер генә күренеп ала. Тик ул аны нәкъ менә бүген төнлә күзәтте. Нурлы яшел күзләреннән яшь тамчылары да бәхет тамчылары. Бәхетле ул бүген, чиксез бәхетле кыз!



Сәбәбен, хәер, ул үзе дә белми. Тик кызчыкның гомере күктәге ай сыман тулы бәхеттән тора шикелле. Алсу иреннәре нидер пышылдарга тели, әмма сүзен дә әйтергә курка кыз, бәхетенә күз тияр сыман.


ай 1Бәхетле гомернең китек җире була бит ул. Әбисенең һәр сүзенә чын күңелдән ышанган унсигез яшьлек бала бигрәк сабыр, нечкә күңелле шул... Бар йөрәге белән, җаны – тәне белән аны сөя ул... Мәхәббәтен – Булатны сөя. Егетне күрдеме, йөрәге әллә кайсы тишекләргә төшеп юк була, каз тәннәре тырпаешып чыга, ояла, калтырана кыз. Егетнең бер карашы аны әллә нинди хисләргә бирелергә мәҗбүр итә. Хыялый кыз шул Айзирәк.


Уйларында хыял диңгезендә йөзә, чиксез күкләрдә оча. Әйе, әйе ирекле кош сыман. Бары тик хыяллар гына кешедән ирекле кош ясый алалар, дөресрәге канат бирәләр. Ә очу-очмау – анысы синең эшең. Айзирәк тә шулай. Дәрестә ул укытучының ниндидер бер тема аңлатканын тыңлап, аңларга да тырышып утырмый, ә сөйгәне Булатны күзли.



Егет тә аны күрми түгел, ничек кенә күрә әле! Сыйныфтагы иң чибәр кызны барлык егетләр үз итә, яраталар. Ә бит йөрәк бер генә була ул. Анда урын да бер генә кешелек...






* * *


- Айзирәк, бүген кич белән очрашабызмы?
- Ни дияргә дә белмим сиңа, Булат...
- Каршы килмә инде, Айзирәк.
- Уйлап карармын.
- Мин бүген киләм, Айзирәк.



ай 2Айзирәк очрашуны ничек кенә теләсә дә, егетне өзелеп сөйсә дә, тиз ризалаша торганнардан түгел шул. Әнисеннән күчкән бер сыйфат бар анда – оялучанлык. Ул беркайчан да акырып - бакырып сөйләшми, ягымлы итеп кенә үз фикерен җиткерә. Олылар белән бигрәк тә матур сөйләшә ул. Шул ягы өчен аны һәркем якын итә дә инде.


Тик менә Булатны гына кызлар бүлешә алмыйлар. Сыйныфтагы кызлар арасында кискен конфликт һәрчак шул егет аркасында чыга. Егет аларга бик игътибар ташламаса да, кызлар белән шаярырга бик оста. Аларны көлдертә, чәчләреннән тарта, уйный. Бердәнбер Айзирәккә генә кагылганы юк. Эш – кыздан оялудан да, куркудан да түгел, ә әтисеннән шүрли ул аның. Мансур бик кырыс, җитди ир. Айзирәккә бармак белән дә кагылдырмый. Бердәнбер кызлары бит, бердәнбер өметләре. Айзирәк шуңа күрә егетләр белән бик аралашмый. Әтисенең күз карашына күтәрелеп карау – ул үзе бер батырлык аның өчен. Нишләтәсең, шулай тәрбияләнгән инде...



Дәвамы бар...


Рәфидә Галимҗанова






Авторның башка әсәрләре:


ОЧРАШТЫРГАН ЯЗМЫШ

ЮГАЛГАН БЕЛӘЗЕК

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев