КАЗАННЫҢ 4 БАКЧАСЫНДА - ЗАМАНЧА СӘНГАТЬ

«Искра» урам сәнгате көннәрендә Казанның 4 паркында күргәзмәләр эшлиячәк. Лядской бакчасында плакат дизайны күргәзмәсе оештырылачак, Бакый Урманче скверында - «КОНТУРЫ. СМЕНА × RESEARCH_ARTS» проекты, «Эрмитаж» һәм Фукс бакчаларында рәссам Илгизәр Хәсәнов күргәзмәсе ачылыр дип көтелә.




Кайчан: 13-14 август
Кайда: Лядской, Фукс, «Эрмитаж», Горький бакчалары, Бакый Урманче скверы
Керү: ирекле

«КОНТУРЫ. СМЕНА × RESEARCH_ARTS»


Бу проект майда «Смена» заманча мәдәният үзәгенең Department of Research Arts белән берлектә үткән атналык резиденциясе кысаларында туган. Анда Мәскәү фотография мәктәбе яшь рәссамнары катнаша. Алар Казанның үткәнен өйрәнеп, шул үткәннең бүгенге көн Казанында чагылышын эзлиләр. Сәнгать аша, билгеле.

[caption id="attachment_9372" align="aligncenter" width="1180"]бакчасында 1 iskrafest фотолары.[/caption]

ПЛАКАТ ДИЗАЙНЫ КҮРГӘЗМӘСЕ


Бу күргәзмәдә Польша, Швейцария һәм Россия дизайнерлары катнаша. Эшләр өч зур төркемгә бүленә: Татарстан музейларына багышланган плакатлар, бездә булачак чараларга чакырулар һәм тарихи-мәдәни сюжетлар. Дизайн өлкәсендәге заманча тенденцияләр белән танышырга теләгән һәр кешене Лядской бакчасында көтеп калалар.

бакчасында 2

ИЛГИЗӘР ХӘСӘНОВ ИНСТАЛЯЦИЯЛӘРЕ


Казан рәссамы Илгизәр Хәсәнов бу көннәрдә ике паркны – Фукс һәм «Эрмитаж» бакчаларын алырга җыена. «Эрмитаж» бакчасында ул шагырь Велимир Хлебников иҗатына багышланган «Кош» проектын тәкъдим итәчәк. Фукс бакчасында исә Максим Горькийның яшьлек еллары – Казан чорына багышланган күргәзмә эшлиячәк.

Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 18 ноябрь 2019 - 17:20
    КӘЛӘПҮШЛЕ КЫЗ Бу очрашуны Сиринә күптән көткән иде. Үзе көтте, үзе курыкты. Әмма юкка дулкынланган икән. Барысы да шулчаклы гади, гадәти килеп чыкты.
    4186
    5
    42
  • 16 ноябрь 2019 - 16:42
    ӘНИЛЕ ЙОРТТА Мин гомерем буе әниле йортта яшәргә хыялландым... Хәтерлим әле, бала чакта үзебезгә кайтырга теләмичә, гел иптәш кызларыма керү җаен эзли идем. Чакырсалар да, чакырмасалар да, мин аларга ияреп әниле йортка керә идем. Әниле йортлар якты була, нурлы, җылы була. Әниле йортларда җанны сыйпый торган, күңелгә ятышлы ниндидер аерым бер тәмле ис була...
    2901
    1
    30
  • 25 ноябрь 2019 - 10:39
    ИҢ КИРӘГЕ... Әнисенең йөзен дә, гәүдәсен дә нәкъ Сәлимә Галимовнаныкы кебек күз алдына китерә Юлай. Беркөн бу хакта әтисенә дә чишелде әле. Әтисе башта югалып калды, бераз эндәшми торгач: – Әниең сары чәчле, – дип куйды. И-и, эш чәчнең нинди төстә булуындамыни!
    2581
    0
    49

Блоглар
  • 28 ноябрь 2019 - 16:46
    СИН КАҺВӘНЕ ДӨРЕС ЭЧӘСЕҢМЕ?
    Юк, дустым, мин сине ничек дөрес итеп чокыр тотарга, матур итеп эчәргә өйрәтмим, анысын син миннән башка да яхшы беләсеңдер. Сүз бераз башка әйбер хакында.
    Гүзәл Закирова
    187
    0
    0
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019