Логотип Идель
Ялкын

КАЗАН БУЙЛАП ҖӘЯҮ

Уң якта үзенең матурлыгы белән күзләрне камаштыручы, шәһәребезнең йөзек кашына тиң бина – Милли китапханә. 1903 елда – иң модалы Казан архитекторы Карл Мюфкега Воскресенье урамында (хәзерге Кремль урамы) зур йорт төзергә заказ бирәләр. Аны төзергә боерык бирүче –  Алексей Ушков –  Бондюг шәһәрендә химик заводлар тотучы бик бай кеше була. 1900нче елларда ул Казан университеты профессоры Н. Высоцкийның кызы Зинаидага өйләнә. Мюфкеның иҗат “җимеше” яшь кәләшкә туй бүләге итеп бирелә. Бүгенгә кадәр йортта элеккеге хуҗасының инициалларын – «ЗУ» (Зинаида Ушкова) хәрефләрен күрергә мөмкин. Йортның интерьерлары төрле стильдә эшләнгән. Мәсәлән, аның эчендә немец, кытай, мавритан, готик заллары булган.Хәзер Кремль урамы буйлап югарыга күтәреләбез.

Киләсе тукталыш – Татарстан Милли музее. Башкалабыз Казанда 200дән артык музей исәпләнсә дә, шуның иң өлкәне һәм бае – Милли музейдыр. Биредә 800дән артык ядкәр саклана. Уникаль экспонатларга килсәк, монда патшабикә Екатерина II каретасын, революциягә кадәр тотылган 4 метр һәм 17 смлы кырпы балыгын, XII гасырга караган бердәнбер язулы экспонат – оста Әбүбәкер йозагын һ.б. күреп була.

Бу елны илебезнең иң эре регональ музее үзенең юбилеен билгеләп узды. Нәкъ 115 ел элек, 1895 елның 5 апрелендә музей беренче кунакларын кабул итә. Ул элеккеге Кунак йортында урнаша. Әлеге йортның бүлмәләре шул хәтле кыйммәт торган ки, монда бай кешеләр генә куна алган. Музей бинасы заманында 3 тапкыр (1774, 1797, 1987 елларда) янган.

Әлбәттә, музей җыелмаларсыз эшли алмас иде. Россия флотының вице-адмиралы Иван Лихачев абыйсының – коллекционер һәм галим Андрей Лихачевның 40 мең экспонат тупланган уникаль коллекциясен бүләк итә. Музейны хәтта бик озак “Лихачевныкы” дип йөрткәннәр, чөнки тулысынча икенче катны әлеге шәхеснең җыелмалары биләп торган. Бүгенге көнгә хәтле музейның фасадында “АЛ” (Андррей Лихачев) дип язылган хәрефләрне күрергә мөмкин.

Музей ишекләре 1 Май мәйданына алып чыга. ерничә тапкыр исемен үзгәртә -  Спасс, соңрак Ивановский, Александр IIнең һәйкәле урнаштырылгач, Александровский дип йөртелә. Совет чорында 1 Май мәйданына әверелә. Бу мәйданда сәүдә гөрләгән, указлар әйтелгән, тантаналы чаралар узган! 1774 елда монда Е. Пугачев гаскәрләре Кремльгә ут ачкан. 1812 елда биредән казанлылар Наполеон белән көрәшкә халыкны озатып җибәргән. XX гасыр башында исә әлеге мәйдан бик күп революцион вакыйгаларның шахиты булган.

Ә хәзер герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәле янында фотога төшәбез. Танылган татар патриот-шагыйре, Советлар Союзы Герое 1944 елда Плетцензее төрмәсендә җәзалап үтерелгән. Һәйкәл 1966 елда Муса Җәлилнең тууына 60 ел тулуын  бәйрәм иткән көннәрдә ачыла. Аның тимер чыбыкка уратылган, шул богаулардан ычкынырга теләп гәүдәсе кыюлык, бирешмәү, батырлык символы.

Һәйкәл янына ук менеп бассак, бөтен шәһәрне, шул исәптән яңа төзелмәләрне дә күзәтә алабыз.  Менә Үзәк стадион, “Мираж” отеле, Пирамида. Мәдәни-ял итү үзәге Пирамида – безнең регионда урнашкан иң зур ял итү үзәге. Ул 30 метр озынлыкта, үз эченә 2500 кеше сыйдыра ала.

Моннан ерак түгел Казан метросы урнашкан. Ул Казанның 1000 еллыгына 2005 елның 25 августында ачыла.  Аны тәкъдир итүдә РФ Президенты Владимир Путин катнаша һәм беренче пассажиры да була.

Казан метросы – беренче һәм әлегә яңа Россиядә ачылган бердәнбер метро. Ул дөньядагы иң кечкенә метро буларак та билгеле. Аның бүгенге көндә бары тик 6 гына станциясе эшли. Аларны бизәүдә борынгы  татар әкиятләре һәм риваятьләреннән рәсемнәр дә кулланылган.

Ә әнә тегендә - Казан циркы. Моннан 45 ел элек башкалабыз үзәгендә “оча торган тәлинкә” төшә һәм шунда утырып кала. Бүген генә без аның яныннан хәтта күз дә салмыйча узып китәбез, ә ул чакта халык көтүе белән бу могҗизаны карарга килә торган булган.

Казан циркының 100 еллык тарихы бар. Беренче стационар цирк 1980 елны төзелә. Аңа абыйлы-энеле Никитиннар нигез сала. Тукай язганча:

“Хак тәгалә нәрсә кылса ирке бар,

Рус Никитинның Казанда циркы бар».

Ниһаять, 1965 елда Казанда заманча цирк – “оча торган тәлинкә” – корыла башлый. Ул Ярославль  шәһәрендәге цирк бинасының “игезәге” рәвешендә төзелергә тиеш булган. Ләкин “Татгражданпроект” җитәкчесе Үзбәк Алпаров моның белән килешергә теләми. Аның башка төрле, беркайда да булмаган бина төзетәсе килә. Бик күп эскиз һәм рәсемнәрдән ике конусның кушылган формасы игътибарны җәлеп итә. Моңардан оригиналь бина чыгачак дип уйлыйлар. Цирк төзелеп бетү белән дә аны “XXI гасыр бинасы” дип атый башлыйлар. Карап торышка уенчык кебек кенә күренгән бу бина үз эченә 2500 тамашачыны сыйдыра.

Менә экскурсиябез азагына да якынлашты. Бүген без сезнең белән тарихи Казан буенча гына сәяхәт итмичә, яңа корылмаларны да күрдек. Әйе, Казан бүген үсә, матурая һәм данлыклы тарихын язуын дәвам итә. Сезне киләчәктә дә 1000-еллык башкалабызның серләре һәм яңа ачышлары, күренекле шәхесләре һәм вакыйгалары белән  таныштырырбыз. Очрашканга кадәр! Хушыгыз!

[gallery size="medium" ids="2478,2476,2469,2467,2464,2462,2477,2473,2471,2472,2465,2461"]

Альбина ГАЗИЗУЛЛИНА

12.08.2015

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев