Логотип Идель
Ялкын

ИНТЕРНЕТНЫҢ ИҢ КАЙНАР ЙОЛДЫЗЛАРЫ

Интернетның иң кайнар йолдызлары ягына юнәләбез: кем безне көлдерә, кем елата?

Дүрт казах


Алматы шәһәрендә яшәүче Арман, Артур, Адина һәм Карина сиңа таныш кешеләр. Аларның Инстаграмдагы кыска видеолары (занама балалары аны «vine video» дип атый) өч-дүрт ай эчендә популяр булып куйды. Баксаң, әлеге эшне алар кызык өчен генә башлап җибәргән икән: Карина тирә-юньләге күңелле вакыйгаларны яктыртырга тели, башкаларнга да күрсәтер өчен алар Адина белән беренче кыска видеоларын төшерергә булалар. Аннары икенчесен әзерлиләр, өченчесен... Бераздан командага Артур белән Арманны да тартып китерәләр. Нәтиҗәдә, дуслар өчен генә төшерелгән «вайннар» башта Казахстанны, аннары Россияне яулап ала. Бүген аларның Youframe каналына 805 000 кеше язылган. Ләкин бу әле чик түгел!

Youframe – синең кадр, синең караш дип тәрҗемә ителә. Биредә университет тормышы, кызларныңэ ябыгуы, дусларның юк-бар аркасында ачуланышуы турында көлкеле һәм аяныч видеолар тупланган. Кыскасы, гади тормышта еш очрый торган вак-тояк проблемаларның кабатылган версиясен карыйсың килсә, әлеге дүрт казахны эзләп тап!2

Инстаграм йолдызы

Ирина Горбачева – шәһәр кешеләренең кайбер вак-төяк кимчелекләрен үзенә яраклаштырып карарга ярата торган кыз. Метродагы усал кеше, бәхетле булып күренгән кыз, экзаменга әзерләнеп килмәгән студент – бу Ираны таныткан образлар. Юмор белән сатира арасында торган «вайннар» яшь актрисага танылу алып килә. Ул: «Табаков театр-студиясендә эшләгәндә дә бу кадәр танылмадым, хәтта фамилия дә эшкә ярамады. Баксаң, плопуляр булу өчен кешенең үзен күрсәтергә кирәк икән, шул вакытта син дә аларга кызык була башлыйсың...» - дип көлә. Хәер, актрисаның шактый яхшы рольләре дә бар: «Две зимы и три лета» – Настя Гаврилина, «Дело чести» – Анжела, «Молодая гвардия» - Ульяна Громова. Ираның Интсграмы һәм Ютуб каналы белән танышуга, әлеге әсәрләрне тагы бер тапкыр карап чыгарга кирәк!

Ираның үзенә җәлеп итә торган ягы – ясалма акцент белән сөйләшүе. Әгәр гомер буе Россиядә яшәргәтуры килгән кырыс алман гувернанткасы ролен башкаручы кеше эзләсәгез, беренче чиратта Горбачевага күз салырга тәкъдим итәр идем.

Ярты гасырдан соң кире кайткан

 Сеңелкәшләр Росс 80 секунд җырлап, бөтен дөньяның хушын алган өч туган! Алар 1944 елда танылалар.  Америка, Европа буйлап турларга чыгалар, акча һәм шөһрәт казаналар, аннары онытылып торалар: ул чакта бит Интернет юк. Берәү исә аларның чыгышын Ютуб каналына сала һәм гаять хәрәкәтчән кызлар кабат халыкның игътибарын җәлеп итеп алалар. Бүгенге көндә кызларның берсе дә исән түгел инде, ә менә чыгышлары сакланып калган... Менә сиңа гасырларга мирас!

Аларны ничек атарга да белмәссең: әллә җырлый торган акробатлар, әллә акробатик хәрәкәт күрсәтә торган җырчылар?! Кыскасы, үзенә күрә дүрт минутлык бер театр, шоу! Җыры да, тавышлары да колакка ятышлы: бер карадым да, оныттым түгел инде! Атна буе колагың эчендә «Salad Potato Salad»  сүзләре яңгыраячак!4

Табигый кешелек!

 Хәзер «макияжсыз», «табигый» булып күренү өчен дә мең төрле тональ крем, хайлайтерлар, карандашлар кулланырга кирәк бит. Тышкы кыяфәт белән бәйле кимчелекләрне яшерү өчен миллион төрле әйбер уйлап табыла. Керфек буямыйча гына кызлар кибеткә түгел, чүп ташларга да чыкмый хәзер. Инстаграмдагы «уяндым» фотолары исә бары тик бер-ике сәгать әзерлектән соң төшерелә... Кыскасы, әллә үзебезне, әллә кешеләрне алдыйбыз, төгәл генә әйтеп тә булмый. Ә менә шулай да чын йөзен күрсәтүчеләр бар. Мәсәлән, Бөек Британиядә яшәүче Эм Форд. Аның беренче чын фотолары астына нинди генә начар сүзләр язып бетермиләр: имеш, оят мондый бит белән яшәве, имеш, кеше дә түгел үзе... Ләкин Эм бирешми, аның төп максаты – проблемаларга игътибар юнәлтү, чишелмәс мәсьәләләр булмавын арслау, матурлыкның эчке халәт икәнен тагы бер тапкыр дәлилләп күрсәтү! Үз видеоларында ул макияж көчен күрсәтә, матурлык серләрен ача. Блоггерның сүзләренә караганда, Форд теләгәненә ирешә, чөнки үз мисалынеда шуны раслый: тышкы кыяфәт үзгәрергә мөмкин, ә менә күңел кимчелекләре – гомерлек!

13.11.2016

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев