Логотип Идель
Ялкын

ДЕПУТАТ БУЛЫР ИДЕМ...

Һөнәр сайлау – кеше тормышындагы иң авыр һәм җаваплы адымнардан. Дөрес сайланган һөнәр – тормышта үз урыныңны табу, дигән сүз. Әмма кемдер үзенә нинди юнәлеш ошаганын сайлый алмый, кемдер билгеле бер һөнәр ияләренең ни белән шөгыльләнүе турында бөтенләй дә белми. Күпләр, киңәш сорап, әти-әниләренә, дуслары, туганнарына мөрәҗәгать итә. Әмма башка кеше киңәшләре дөрес булмаска да мөмкин, чөнки һәркем дөньяга үз күзлегеннән карый. Нәтиҗәдә, теге яки бу һөнәрне сайлаганнан соң, кеше кайчак аның үзенә бөтенләй туры килмәвен аңлый.

Киләчәктә хезмәтеңне дөрес сайлар өчен төрле һөнәр ияләренең ничек һәм нәрсәләр эшләвен белергә кирәк. Һөнәрнең рухи һәм матди үсеш өчен нинди мөмкинлекләр бирүенә дә игътибар итми ярамый, бу бит синең алдагы тормышыңның нинди булачагын билгели. Абруй дигән төшенчә дә бик мөһим бүгенге көндә. Үз шәхси сыйфатларыңны, мөмкинлекләреңне (темперамент, характер, сәламәтлек, гыйлем һ.б.) исәпкә алу да соңгы урында булмасын. Син сайлаган һөнәр бик кызыклы да, абруйлы да булырга мөмкин, әмма әле уку йортын сайлаганчы ук, бүгенге көндә син шул белгечлек буенча кайда эшли алачагыңны да күзалларга кирәк.заходная фотка_2


Кайсын сайласам оттырмам?!


Ел саен хезмәт базары белгечләре иң абруйлы һөнәрләр исемлеген игълан итә. Иң яхшы эш нинди соң ул? Исемлеккә без дә күз салыйк. (Россия базары тәкъдим иткән исемлек һәм саннар – моны игътибардан ычкындырмавыгыз сорала.)





  1. Адвокат. Инде 15 ел дәвамында әлеге һөнәр ирләр арасында да, хатын-кызлар арасында да популярлыгын югалтмый. Юридик факультетка укырга керү бик авыр, чөнки юрист булырга теләүчеләр саны вузлардагы урыннарга караганда күпкә зуррак. Аның каравы, адвокат дипломына ия булучылар зур хезмәт хакы алып, абруйлы фирмада эшләячәгенә ышана ала. Хезмәт хакы – якынча 30 000-150 000 сум.


    Адвокат-400x284


  2. IT-белгеч. Информацион технологияләр белән эшләү абруйлы да, кирәкле дә, бүгенге көндә бик модадагы да хезмәт. 2014 елның «Иң күп хезмәт хакы алучы һөнәрләр» исемлегендә программистлар статусы буенча да, эш хакы буенча адвокатлар белән бер дәрәҗәдә йөри. Тагын бер ягы: әлеге өлкәдә хезмәт куючы осталар бер урында гына утырмыйча, берничә оешмада эшләргә дә өлгерә. Димәк, программист булсагыз, югалып калмыйсыз һәм ач утырмыйсыз дигән сүз. Хезмәт хакы – якынча 60 000-300 000 сум.


    Technology in the hands


  3. Менеджер. Әлеге сүзне бүген күптөрле мәгънәдә аңлап һәм аңлатып була. Менеджер вазыйфасы хәзер берничә хезмәткәрдән торган кечкенә генә компанияләрдә дә бар. Хәзер бу сүзне урынлы да, урынсыз да кулланалар. Менеджерның беренчел мәгънәсе – башкаларның эшчәнлеге белән идарә итү. Клиентлар белән эшләү, хезмәт һәм товар тәкъдим итү, реклама үсеше белән шөгыльләнү – менеджерның төп вазыйфалары әнә шулар. Менеджерлар арасында иерархия дә бар: түбән буын менеджерлары – болар, нигездә, кибет бүлекләренең җитәкчеләре, сату эше белән турыдан-туры идарә итүчеләр, кафедра җитәкчеләре. Урта буын менеджерлар – сату-алу, товар белән эш итүче түбән буын менеджерлары белән идарә итүчеләр, ягъни цех, филиал җитәкчеләре, уку йортларында деканнар һ.б. Югары буын менеджерларына генераль директорлар, сәүдә үзәге җитәкчеләре һ.б. Шундый төр зур коллектив һәм тармаклы эшчәнлек белән җитәкчелек имтүчеләр керә. Әлбәттә инде, хезмәт хакы иерархиягә карап билгеләнә. Чит илләрдә түбән буын менеджерыннан башлап югары буынга юл узу зур ихтирам уята, кызганычка каршы, бездә менеджерлык иерархиясе һәрчак гадел генә төзелә дип әйтеп булмый. Хезмәт хакы – якынча 25 000-250 000 сум.


    project-manajer


  4. Модельер. Әлеге һөнәргә вакансияләр күп түгел. Бәлки бу Россиягә миллонлаган мода белгече кирәкмәвенә бәйледер. Шулай да бу һөнәр – иң абруйлылардан санала, чөнки иҗади эшләргә һәм мода яңалыкларыннан хәбәрдар булырга мөмкинлек бирә. Хезмәт хакы – якынча 20 000-65 000 сум.


    novosti-modelier-header2


  5. Хисапчы. Тәҗрибәле хисапчы беркайчан да эшсез утырмый. Әлеге һөнәр ияләренә шулай ук югары оклад гарантияләнә. Хезмәт хакы – якынча 40 000-200 000 сум.


    buhgalter


  6. Банк хезмәткәре. 2014 елның «Иң күп хезмәт хакы алучы һөнәрләре» исемлегендә бу белгечлек өстәрәк – 4нче урында. Гадәттә тәҗрибәле банк хезмәткәрләренә ихтыяҗ зур. Менә дигән эш шартлары, югары хезмәт хакы, карьера үсеше һәм һәрвакыт ихтыяҗ булу – әлеге һөнәрнең төп сыйфатлары. Хезмәт хакы – якынча 60 000 тирәсе. Карьера баскычы буенча күтәрелгән саен үсә, әлбәттә.


    b071b038306fcfffdda3c0689f3f2fc60ff4750a_1050


  7. Маркетолог. Товар, хезмәт тәкъдим итү, базар ихтыяҗларын өйрәнү белән шөгыльләнүче белгеч. Әлеге һөнәр дә абруйлылар рәтендә, чөнки маркетолог – җәмгытьтәге бер генә күңелле кичәне дә калдырмый. Хезмәт хакы – якынча 20 000-120 000 сум.


    marketolog


  8. Психолог. Әлеге һөнәр кызыклы кешеләр белән аралашырга, төрле семинарларда, күчмә утырышларда катнашырга мөмкинлек бирә. Югары хезмәт хакыннан тыш, психологлар кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне тирән аңлый, кешеләрнең характерын, табигатен, үз-үзен тотышын, кеше гамәлләренә нинди факторлар тәэсир итүен җентекләп өйрәнә. Хезмәт хакы – якынча 32 000-120 000 сум.


    psychmos1


  9. Табиб. Бу һөнәргә ия булыр өчен башкаларга караганда күбрәк вакыт сарыф ителә. Үзен медицина өлкәсе белән бәйләргә телүчеләргә 7дән алып 10 елга кадәр югары уку йорты баскычларын таптарга туры киләчәк. Аның каравы, укып чыгып, гамәли күнекмә узган студент иң кирәкле һәм әһәмиятле һөнәр ияләренең берсенә әйләнә. Шәхси медицина учреждениеләренең күп булуын да исәптә тотсак, димәк бу еллар эчендә үзләштерелгән һөнәр яхшы хезмәт хакы белән дә тәэмин итә. Хезмәт хакы – якынча 50 000-200 000 сум.


    повышение квалификации


  10. Реклама өлкәсендә белгеч. Чит илләрдә һәм инде бүгенге Россиядә дә бу һөнәр үтә популяр һәм керемле санала. Әмма Татарстанда әле ул киң колач җәйде дип әйтеп булмый. Гадәттә, оешмалар реклама белгече буларак чакырылган белгечләр гадәти менеджерлык эше белән шөгыльләнергә, телефонда утырырга мәҗбүр булалар. Әмма бу һөнәр – киләчәк һөнәре, шуңап да аны сайларга теләүчеләр булса, тәвәккәлләргә кирәк, дип уйлыйм. Киләчәктә чын татар брендларын танытучыларга әверелергә мөмкиннәр бит алар. Хезмәт хакы – 100 000 сумга кадәр.


    proffessija-menedzhera-po-turizmu-1


Югарыда санап үтелгән һөнәрләрнең абруйлы булуларына карамастан, белгечләр бу исемлек якын киләчәктә үзгәрәчәк дип ышандыра. Бүген модада булган күпсанлы профессияләр киләчәктәге «абруйлы һөнәрләр» исемлегенә бөтенләй эләкмәскә мөмкин. Фаразларга караганда, берничә елдан техник белгечлекләрнең абруе күпкә зуррак булачак. Югары баскычларның берсендә инженер һөнәре торыр дип уйлыйлар.


Үзебезнең тукталыш


Ә хәзер – икенче тукталыш. Үзебезнеке. Без сезнең белән абруйлы һөнәрләр рейтингын күзәтеп уздык. Алар арасында кайберләре, килешәсездер, безнең җирлек өчен әллә ни якын да, актуаль да түгел. Әмма яшьлектә без әле ялтыравык, матур яңгырашлы нәрсәләргә күбрәк кызыгабыз. Ә аннары, уку йортын тәмамлаганнан соң, үз белгечлегебез буенча эшкә урнаша алмый интеккәндә, «ник баш белән уйламадым икән?!» дип ухылдыйбыз. Шуңа да без икенче тукталыш ясарга булдык. Монысында – нәкъ менә безнең җирлеккә туры килә һәм алдагы елларда перспективалы булачак һөнәрләр. Минемчә, без шушыларына ныграк игътибар бирергә тиешбез. Әлбәттә, Татарстанда калып, киләчәгебезне шушы җирлек белән бәйләргә ниятләсәк инде. Кемнедер, бәлки, хыялы Силикон үзәненә әйдидер, белеп булмый бит.


Нәрсә әйтәсем килә: һөнәр сайлаганда, үзеңнең 5-6 елдан кайда булырга телисеңне уйларга кирәк. Синең вузда уку чорың да – ул киләчәгеңә инвестиция. Кайчан да булса син аның файдасын күрергә тиешсең. Димәк, студент чак та – уйнап йөри торган чак түгел.


Ә хәзер фаразларга әйләнеп кайтыйк. Татарстанда алдагы елларда нинди прогноз көтә безне? Республиканың хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, Татарстанның хезмәт базарында иң кирәкле һөнәр булып – бетончы белгечлеге санала. Ел башына бу хезмәткә 1917 вакансия бар икән. Эш белән тәэмин итүчеләр моның өчен 42 000 сумга кадәр хезмәт хакы түләргә әзер. Шулай ук арматурачы (10 000 - 40 000 сум), балта остасы (уртача 15 000 сум), монтажчы 30 000 сум), штукатур (35 000 сум), ташчы (50 000 сум), автомобиль йөртүче (6 000 – 80 000 сум), пешекче (5 000 – 100 000 сум, уртача – 16 000 сум), электр-газ белән эретеп ябыштыручы (5 000 – 100 000 сум) һөнәрләре дә исемлекнең беренче дистәсендә. Ә табиб һәм менеджер кебек абруйлы һөнәрләр баскычның 22-26нчы басмасында гына. Хатын-кызлар профессияләре арасында чәчтараш һөнәре беркайчан да исемлекләрдән юкка чыкмый.


Шул ук вакытта Татарстанда иҗтыяҗ булган әлеге һөнәрләргә укырга керергә дә мөмкинлекләр зур. Республикада һөнәри белем бирүче дистәләгән махсус уку йорты (Буа ветеринария техникумы, Казан банк көллияте, Казан кооператив техникумы, Әлмәт медицина көллияте, һәм башкалар, һәм башкалар...) исәпләнә. Әмма балалар һәм яшүсмерләр арасында уздырылган сораштыруларга караганда, алар һөнәрнең кирәклесен түгел, ә абруйлы дип тамгаланганын сайларга тырыша.


Безгә киберспортчылар кирәкме?!


Зөһрә ШАКИРОВА, Казан, 10 яшь: Зур үскәч, минем балалар табибы буласым килә. Чөнки миңа әлеге һөнәр бик ошый. Барлык балаларның сау-сәламәт булуын телим.


Ләйсән ГЫЙЛЬФАНОВА, 20 яшь: Миңа тәрбияче һөнәре ошый. Аны хәзерге вакытта абруйлы дип саныйм. Бу – минем шәхси фикер. Сабыйларны күргәндә, тәрбияләгәндә, алар арасында әвәрә килгәндә үзеңнең дә күңелен яшәреп китә. Хәзерге вакытта шул һөнәр буенча белем алам.


Лилия ВӘЛИЕВА, Апас районы, 13 яшь: Минем физкультура укытучысы буласым килә, чөнки мин спортны бик яратам.


Алия АРСЛАНОВА, Буа, 18 яшь: Иң абруйлы һөнәр дип IT-технологияләр өлкәсендәге белгечлекләрне саныйм. Дөнья бер урында тормый, ул үсештә, аның белән бергә технологияләр дә үзгәрә. Һәр ел саен төрледән-төрле яңа гаджетлар барлыкка килә, без үзебезне алардан башка күз алдына да китерә алмый башладык инде. Мин бизнес-информатика бүлегендә укыйм, шушы юнәлештә эшлисем дә килә. Бу – абруйлы, акчалы һәм, иң мөһиме, кызыклы эш. Яңа чикләр ачарга, үзенчәлекле, беркемнекенә дә охшамаган яңалыклар булдырырга мөмкинлек бирә.


Айдар КАДЫЙРОВ, Мәскәү, 14 яшь: Минем җир асты поезды машинисты буласым килә. Ул бик акчалы һәм абруйлы һөнәр. Мавыктыргыч та.


Гөлчәчәк ГАПТРАХМАНОВА, 13 яшь: Минем укытучы буласым килә. Чөнки мин сөйләргә, язарга яратам.


Әлфис ШИҺАПОВ, 16 яшь: Депутат булыр идем...


Илүзә ШИҺАБИЕВА, Апас, 8 яшь: Минем чәчтараш буласым килә. Бу һөнәр беркайчан да бетми, кешеләргә матурлык, шатлык өләшә. Курчакларыма төрле причёскалар ясарга яратам, Интернеттан карап, чәч үрергә өйрәнәм.


Ленар ШИҺАБИЕВ, Апас, 12 яшь: Компьютер серләрен бик теләп өйрәнәм, киләчәктә һөнәремне шуның белән бәйлисем килә. Мисал өчен, программист булып урнашып була, яки компьютерлар ремонтларга мөмкин. Замана техникасы белән кеше югалмый, мөмкинчелекләр зур.


Булат ӘХМӘТҖАНОВ, Казан, 16 яшь: Миңа киберспортчы һөнәре бик ошый. Әмма үземнең әле булачак һөнәремне сайламадым.


Айсылу ГАЙНЕТДИНОВА, Чувашия республикасы, Урмай авылы, 16 яшь: Тәрҗемәче, туристик агентлыкларда эшләүче, гид һөнәрләрен абруйлы дип саныйм. Үземнең инглиз теле укытучысы буласым килә. Телисең икән – мәктәптә, телисең икән – турфирмаларда да эшләп була. Репетитор да булып була әле.


P.S. Интернет бер урында тик утыра белми торган кешеләр өчен дә аерым һөнәрләр исемлеге тәкъдим итә. Монысында беренче баскычта журналист эше тора. Исемлектә шулай ук бәйрәмнәр оештыручы, реклама белгече, копирайтер, экскурсияләр оештыручы, укытучы һөнәрләре дә кертелгән.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев