Логотип Идель
Ялкын

ТЕАТРГА БИЛЕТ: ВКОНТАКТЕ ЧЕЛТӘРЕ АША!

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры, Казан театрлары арасыннан беренче булып, “Вконтакте” социаль челтәрендәге рәсми төркемендә спектакльләргә электрон билет сата башлады. Хәзер билетларны театр кассасы яки сайты аша гына түгел, популяр социаль челтәрләр аша да алырга мөмкин.

Проект «Инфоматика» оешмасы, “Лента” билет-үткәргеч башкару системасы ярдәме белән тормышка ашырылды. Спектакльләргә электрон билет сатып алу өчен әлеге сылтама аша https://vk.com/kamalteatr театрның рәсми төркеменә керергә һәм “Онлайн билет алу” дигән төймәгә басарга кирәк. Алга таба тәкъдим ителгән исемлектән үзегезгә кирәкле спектакльне, урынны сайлап алырга һәм карта буенча мәгълүматларны тутырырга. Сатып алынган билетлар берничә минут эчендә сатып алучының электрон почтасына җибәрелә.

билет 1
«Без заман тамашачысына уңайлыклар булдыру өчен кулыбыздан килгәнчә тырышабыз: электрон билетлар сатуны үстерәбез, интернет-кибетне камилләштерәбез социаль челтәрләрдәге эшчәнлекне киңәйтәбез һ.б. Билетларны социаль челтәрләр аша сата башлау – тамашачыга таба тагын бер адым ясау ул», - ди Камал театрының директоры Илфир Якупов.

Билетларны социаль челтәрләр аша сату хезмәте “Инфоматика” оешмасы хезмәткәрләре эшләгән программа ярдәмендә тормышка ашырылды. Әлеге программа театрның рәсми сайтындагы билетларны онлайн сату сервисын театрның “Вконтакте” бите белән тоташтыру мөмкинлеге булдырды. Якын киләчәктә онлайн билетлар сату Камал театрының Facebook бите аша да тормышка ашырылачак.

Исегезгә төшерәбез, Г.Камал театрында электрон билетлар сату проекты 2013 елның 13 сентябрендә тормышка ашырылды. Беренче айларда сатылган билетлар йөзләр белән исәпләнсә, хәзер ай саен театр сайты аша меңнән артык билет сатыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев