Логотип Идель
Ялкын

"БЕЗГӘ АЧЫЛГАН ШӘҺӘР"

SMS килде: "Сәлам! Мин Казанда. :) Ә син? :)"


МИН: "Сәлам! Әле яңарак мин дә Казанда идем. :)"


УЛ: "Ә хәзер? :-0"


МИН: "К-О-С-М-О-С-Т-А..."


УЛ: ":) :) :) :) :) :) Әйдә очрашабыз?"


МИН: "Кайда?"


УЛ: "Затлы кызлар институты янында. Ярты сәгатьтән көтәм. :)"


Мин дәшмим. Бераз борчылсын әле. Дөресен генә әйткәндә, мин аның соңгы хәбәрен аңлап та җиткермәдем. Ярты сәгатьтән. Затлы кызлар институты. Кай төштә соң ул? Әллә сорарга микән? Әллә ничек кенә, шуны да белми дип уйлар тагын. Беренче очрашуыбыз бит. Түзә алмады, ахры, тагын SMS: "Югалдың :). Ул институт синнән ерак түгел. Лев Николаевич гел шул якны күзләп тора."


Толстой һәйкәле хакында әйтүеме икән? Суворов училищесы бит анда!


МИН: "Мин затлы егетләр укый торган җиргә киләчәкмен :)"


УЛ: "Ихтыярыгыз, туташ :)"


Ул нәкъ мин әйткән җирдә, Суворов училищесы каршында басып тора иде. Дөрес, соңрак, без икебез дә бер үк урынны атаганыбыз ачыкланды: элек бу училище бинасында кызлар институты булган бит. Ул мине шунда көткән. Ә аннары без... Юк, кафега түгел! Кинога да түгел! Без шәһәр карарга киттек. Беренче тапкыр ИКӘҮ.


Менә М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасы. Кайчандыр бу урында зур бакча булган. "Бакыр бабай" бакчасы дип йөрткәннәр аны. Бакча уртасында, аңа өстән карап, якташ шагыйребез Г.Р.Державин һәйкәле утырган. Бу бакчадан аска таба төшсәк, хәзерге Ленин бакчасына (элеккеге Николай бакчасының бер өлеше) килеп керәбез. Бу урыннан күбебезнең әти-әниләренә студент елларын хәтерләтәдер.


Ә без тагын да аскарак, бүгенге яшьләрнең иң популяр очрашу урынына төшәбез. Бауман сәгатьләре. Монда элек тә яшьләр еш җыелган булырга тиеш: кайчандыр  бу урыннарда да бакча булган. Ул вакытта "сәгать" белән "Кольцо" сәүдә үзәген тоташтыра торган җир асты юлы да, хәтта аларны бүлә торган трамвай юллары да булмаган - гел бакча гына. Беренче күргәндәй, Бауманнан Кремльга таба менәбез. Инде хәзер "Чәй йорты"нда җылынып чыксак та була.


Ә син Бауман урамы тарихын беләсеңме? Әйдә, икенче юлы шәһәребез тарихын бергәләп өйрәнәбез? Яз безгә: yalkin@bk.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев