Логотип Идель
Ялкын

"БАШКА МИЛЛӘТ КЕШЕСЕ ИСЛАМГА ТАРТЫЛА"

Статистика мәгълүматларына караганда, соңгы ике елда Ислам динен кабул итүчеләрнең саны өч тапкыр атркан. Чыннан да, соңгы елларда Ислам динен кабул иткән кешеләр турында еш ишетергә туры килә.

Радио-телевидение, газет-журналлар, социаль челтәрләрдә әлеге тема кайнап тора. Димәк динсезлек чоры әкренләп үтеп бара дигән сүз. Яулык ябып, тирә-яктагыларга иман, яктылык таратып йөри тогран хатын- кызларны бүгенге көндә еш очратырга туры килә. Ләкин моны кайбер кеше “мода өчен генә йөриләр, дингә тартылу түгел бу”, – ди.

Бераз уйлабрак карасаң, яулык япкан, тыйнак киенгән гүзәл хатын-кызны күрү үзе үк соклану уята һәм күңелдә бары тик яхшы тәэсир генә тудыра. Тик шулай да кайбер“дини” ханымнарны гаеп итәргә кирәкмидер, мода күрсәтеп, ялганлап төренеп йөрергәме, яисә чыннан да дөрес юлга басаргамы икәне,аларның эше. Ә менә чыннан да дин юлына баскан хатын-кызларга бары тик сокланасы һәм үрнәк аласы гына кала. Кайбер татарлар дин юлына басарга ашыкмыйлар, ә менә рус милләтеннән булган кешеләр арасында Ислам динен кабул итеп, мөселманлыкны башка дингә караганда өстенрәк күрүчеләр байтак.

Нәкъ менә шундый кешеләрнең берсе, Ислам дине юлына баскан рус кызы Александра Головкова турында булыр да инде әлеге язма. Язмышындагы җитди үзгәрешләрдән курыкмыйча, моннан өч ел чамасы элек Ислам динен кабул иткән рус кызы Александра Головкова белән интернет аша таныштым. Бүтән милләт кешесе булып, Ислам динен кабул иткән кешеләр миндә һәрвакыт зур кызыксыну тудыра иде.

Әлеге кызны бер ел чамасы элек иң беренче “Инстаграм” челтәрендә күреп алдым. Мин белә башлаган көннәрдә ул әле бик танылган булмаса, хәзер инде аның фотосурәтләрен социаль челтәрләрдә, газет-журналларда еш күрергә туры килә. Узган елны Александра мөселманнар өчен үзенең интернет-кибетен ачкач, ул тагын да ныграк танылып китте. Мин аның тормышын читтән генә күзәтеп бардым, соңыннан интернет аша булса да танышырга уйладым һәм без аның белән кыска гына әңгәмә корып алдык. (Әңгәмә рус телендә барды.)

- Александра, сине Ислам динен кабул итәргә нәрсә этәрде?

- Йөргән егетем дә минем кебек үк рус милләтеннән иде. Ул Ислам динен ойрәнә башлады, Коръән китабын укырга кереште. Әлеге дин миндә күптән зур кызыксыну уятканга күрә Ислам динен өйрәнүдән баш тартмадым. Икебез бергә өч ай буе Ислам динен ныклап өйрәндек, барлык нечкәлекләренә төшендек. Коръән китабын тулсынча укып чыктык, үзенчәлекләрен белдек, гореф-гадәтләре белән таныштык, кайбер хәдисләрне һәм сүрәләрне ятладык.

Гомумән, мин кечкенә чагымнан ук күңел халәтем белән Ислам диненә якын тордым. Кеше үзенең барлык сорауларына да җавапны Исламнан таба ала, Ислам диненә таба бер адым атлау кыен түгел. Әти-әни, туганнар белән киңәшләшкәннән соң, Ислам динен кабул итәргә булдык. Соңыннан никах укыттык, намазлы уртак тормыш башладык. Ул вакытта иремә нибары егерме яшь, ә миңа унҗиде генә иде әле.

- Ислам динен кабул иткәннән соң үзеңне ничек хис итә башладың, эчке хәләтең үзгәрдеме?Гомумән, язмышыңда нинди үзгәрешләргә тап булдың?

- Ислам динен кабул иткән елны мин үземнең язмышымда бик күп үзгәрешләр кичердем.Никах укытып, язылышканнан соң, кечкенә генә Томск шәһәреннән Рәссәйнең башкаласына күченеп китәргә туры килде.

Әлбәттә, унҗиде яшьлек кызга туган җиреннән аерылып, башка шәһәргә китү, башка төрле дингә аяк басу, гаилә корып яши башлау җиңелләрдән булмады. Ләкин үзгәрешләрдән куркырга кирәкмидер, биеккә омтылырга кирәк. Аллаһы Тәгалә беркайчанда ярдәменнән ташламаячак.

- Беренче тапкыр хиҗаб кигән көнеңне хәтерлисеңме? Нинди булып истә калды ул көн?

- Яулык ябып, төренеп йөри башлагач, мин үземне ала карга кебек хис иттем. Урамнан барганда барысыда тик миңа гына карый, мине генә күзәтә кебек тоелды. Кайбер чакта, элекеге тормышка кайтасы килгәләде. Тик соңыннан ныклап ияләштем. Ислам динен кабул итеп, яулык ябып йөрүмә бер дә үкенмәдем, киресенчә, үземне бик бәхетле итеп сизә башладым. Кыен вакытларда туры юлдан тайпылырга ирек бирмичә, ныклы терәк булган кеше-минем ирем иде. Мин аңа чиксез рәхмәтлемен.

- Александра, синең Исламга килүеңне, дин юлына ныклап кереп китүеңне әти-әниең, туганнарың ничек кабул итте?

- Әлбәттә, баштарак аларга әлеге хәбәр “шок” кебек яңгырады. Соңыннан мин әти-әниемә дә, туганнарыма да Ислам диненә ничек кереп китүемне, әлеге дин турында барысында җентекләп сөйләп бирдем. Без яхшылап сөйләштек, фикер алыштык һәм алар минем хәлемә керделәр, динемне алыштырганга каршы килмәделәр. Ислам дине миңа бары тик уңай тәэсир иткәнен аңлап алдылар.

- Александра, синең үз исемеңне мөселман исеменә алмаштыру теләге тумадымы?

- Ирем белән киңәшләшкәннән соң, уртак фикергә килдек. Алмаштырмаска булдык, чөнки безнең исемнәрдә начар мәгънә ятмый. Әгәр исемнең мәгънәсе – яхшы, начар ният тудырмый икән, алмаштырырга кирәкми. Ә менә киләчәктә, Алла бирса, балаларыбызга мөселман исеме кушарбыз дип килештек.

- Мәктәптә бергә укыган иптәшләрең синең бу адымыңны ничек кабул итте? Элекеге дусларың белән мөнәсәбәтләрегез үзгәрдеме?

- Ислам динен кабул иткән елны, мин 11 сыйныфны төгәлләгән идем инде. Мәскәүгә күченеп киткәч, Томск шәһәренә бик сирәк кайтырга туры килде. Күп сыйныфташларым белән аралар өзелде, бик сирәк аралашабыз. Тик шулай да кайткан арада, бер-ике элекеге дустым белән очрашып, дөнья хәлләрен сөйләшеп алабыз, мәктәп елларын искә төшерәбез. Аларның миңа карата мөнәсәбәтләре бөтенләй үзгәрмәде дисәм дә була.

- Александра, намаз укырга өйрәнү кыенлыклар тудырмадымы? Биш вакыт намазга вакытың җитәме?

- Намаз укырга өйрәнүнең кыен яклары булмый калмады. Баштарак истә калмый, онытыла иде. Соңыннан бөтен күңелемне биреп, ныклап өйрәнергә тырыштым һәм Аллаһка Шөкер, өйрәндем дә. Хәзер инде намаз да укыйм, Рамазан ае вакытында ураза да тотам. Намаз-ул Аллаһ Тәгаләгә тән һәм җан белән гыйбадәт кылу. Намаз укыган кешенең җаны гөнаһлардан чистара, шуңа күрә биш вакыт намаз укуны калдырганым юк. Теләк булса, вакыты да, җае да табыла.

- Ә менә Ислам диненең үз гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре бар. Өегездә дини бәйрәмнәрне билгеләп үтәсезме, гореф-гадәтләргә карата мөнәсәбәтегез ничек?

- Без дини бәйрәмнәрне генә үткәрергә тырышабыз да инде. Ә Яңа ел, туган көн кебек бәйрәмнәргә бөтенләй исебез китми. Дини бәйрәмнәрне, дуслар-туганнар белән милли ризыклар, тәмле ашлар пешереп, тыныч кына мәҗлес итеп уздырырга тырышабыз.

- Белгәнемчә, синең мөселманнар өчен интернет-кибетең бар. Шундый кибет ачу идеясы синдә ничек туды? Аны бизнес дип атап буламы?

- Әлеге интернет-кибет узган елның гыйнвар аенда ачылды. Ул баштарак минем хобби кебек кенә иде, ә хәзерге вакытта аны кечкенә бизнес дип атап буладыр. Буш арада үземә һәм дусларыма итәкләр, күлмәкләр тектем. Соңыннан instagram челтәрендә бер ничә фото урнаштыргач, сорау артты, кешеләр я итәк, я күлмәк сорап мөрәҗәгать иттеләр. Теләк белдерүчеләр көннән-кән арта барды һәм Яңа елдан соң социаль челтәрләрдә “интернет-кибет ачылды” дигән белдерү урнаштырдым. Соңыннан инде итәкләрдән кала, яулыклар, төрле фасондагы күлмәкләр, костюмнар тегә башладым. Хәзерге вакытта киемнәрне мөселманнар гына түгел, ә төрле дин һәм төрле милләт кешесе ала. Төрле төбәкләргә,илләргә почта аркылы җибәрәбез. Хәзер инде мин бер үзем генә түгел, партнерларым,булышучыларым байтак. Алла бирса, быел яз көне беренче коллекциям чыгачак.

- Синең интернет-кибетең генә түгел, ә үз стилең дә бар, шулай бит? Хәзерге заманда кабатланмас үз стилеңне табу бик кыен. Син үз стилеңне ничек таптың?

- Хиҗаптан йөри башлагач, минем үзенчәлекле итеп киенәсем килде. Ниндидер бер үземә генә яраклы образ уйлап табу белән мавыктым һәм ул ничектер, үзеннән-үзе табылды. Мин аны модага кереп китер дип һич тә уйламаган идем. Хәзер күп кеше әлеге стилне “Golovkova style” дип атап йөртә башлады. Ул стилнең “изюминкасы”шунда: бер ничә стиль бер юлы катнашып, үзенчәлекле образ тудыра. Әйтик, классик белән спорт яки ретро стиль белән хиппи кушылып икенче, яңа төрле образ килеп чыга. Хәзерге вакытта әлеге стилне мин кабатланмас, үз стилем генә дип атый алмыйм, чөнки “Golovkova style” буеча киенгән ханымнарны еш очратырга туры килә, бигрәк тә яшь мөселман кызларында. Күптән түгел«Golovkova style” буенча минем образымдагы курчак та чыгарылды.

- Александра, хәзерге вакытта сез үзегезне танылган кеше итеп саныйсызмы?

- Юк, мин үземне танылган, данлыклы кеше итеп санамыйм һәм андый буласым да килми. Чөнки хатын-кыз, иң беренче чиратта – гаилә учагын саклаучы. Хатын кызга тумыштан ук оялчанлык, пөхтәлек, тыйнаклык, нәфислек, сафлык кебек сыйфатлар салынган. Мөселман кешесенең киеме генә түгел, ә күңеле һәм намусы да керләнмәгән булырга тиеш. Минем киләчәктә яраткан кешем белән үз гаиләмне корып,үземне сәнгатькә һәм яраткан эшемә багышлап, төрле илләргә сәяхать итеп, Аллаһы Тәгаләгә табынып, Ислам кануннары кушканча яшисем килә.

Индира Гайнетдинова
22.03.2016

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев