Логотип Идель
Ялкын

БАРЛЫК ПОЛИТОЛОГЛАР КАЗАНГА!

Тиздән Казанга барлык актив политологлар җыелачак, чөнки 2016 елның 11 – 13 ноябрендә Россиянең өченче башкаласында Россия политологлары берләшмәсенең II съезды узачак.
Политология мәсьәләләре

Әлеге съездның әһәмияте шактый зур. Беренчедән, быел бирегә галимнәр генә түгел, ә барлык алдынгы ВУЗларда укучы яшьләр дә килә. Икенчедән, җыен урыны итеп Казан сайланды, ә башкалабыз исә заманча сәяси карашларның бишеге булып тора. Башка регионнардан бирегә акыллы башлар, яңа карашлы яшьләр тартыла. Шунысын да истән чыгармыйк, съездның масштабы ел саен киңәя генә. Быел биредә 40 артык чит ил политологы, галиме, сәясәтчесе катнашачак. Алар Италия, Канадя, США, Великобритания, Австрия, Франция, Украина, Сербия, Казахстан, Узбекистан, Армения, Молдавия, Эстония, Польша, Аргентина, Бразилия, Иран, Тайланд һәм Гватемала якларыннан. Кыскасы, әлеге чара политологиянең үсеше өчен файдалы гына түгел, ә катнашучылар өчен бик кызык та булачак!

Чара барышында политологиянең бүгенге торышы, киләчәге турында гына сөйләшеп калмаячаклар, аның әһәмиятен арттыру өстендә нинди төр эшләр алып барырга кирәклеген дә бәхәскә куячаклар. Илнең дөрес юнәлештә үсүен тәэмин итү өчен көчле дәүләткә көчле политологлар кирәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев