Логотип Идель
Ялкын

«БҮЛЕНГӘННЕ БҮРЕ АШАРМЫ?»

Татарлар – Сәях халык. Дөнья картасының кай урынына гына күз салма, һәрбер илдә диярлек татарлар яшәгән төбәк очрый. Моның сәбәпләре нидә, нинди территорияләрдә, ничек яшиләр милләттәшләр – моны без синең белән бергә ачыкларбыз.

Саннардан башлыйк. Дөньяда барлыгы 7 млн.га якын татар яши. Шуларның 5 310 649ы – Россия Федерациясе территориясендә тормыш итә (2010 елгы Бөтенроссия Халык санын алу мәгълүматлары буенча). Чит илләрдә яшәүче татарларның иң күп саны Әфганстан (500000 кеше), Үзбәкстан (324080 кеше – 2002 ел) һәм Казахстанда (204229 кеше – 2009 ел) теркәлгән.
Татарларның күченү процессын географик принципка нигезләнеп берничә юнәлешкә бүлергә мөмкин.
АЗИЯ
Урта Азия дәүләтләрендә яшәүче татарларның бу территорияләргә килеп урнашу тарихы охшаш. Әлеге процессны ике төп периодка бүлеп карарга мөмкин. Беренче период – XVI гасырның икенче яртысында, Иван IV Казанны яулап алганнан соң башлана. Нәкъ менә шушы чорда яулап алынган җирләрдә көчләп чукындыру башлана һәм күп кенә татарлар борынгыдан ук тыгыз мәдәни, икътисади, сәүдә, дини багланышлар булган тарафларга – Урта Азия дәүләтләренә юл тоталар. Икенче период бу җирләрдә Совет власте урнаштыру белән бәйле. Совет отрядларында татар гаскәриләренең саны шактый була һәм төп функцияләрен үтәгәннән соң аларның шактый өлеше әлеге территорияләрдә төпләнеп кала.
Кытайда яшәүче милләттәшләребезнең саны 5000 тирәсе (2000 ел). XIX гасырның беренче елларында татарлар Кытайның Синьцзян өлкәсенә күченә башлыйлар, бу агым Икенче бөтендөнья сугышыннан соң көчәя төшә, нәтиҗәдә Кытайда үзенчәлекле диаспора формалаша.
Рус дәүләте әлеге өлкәләрдә татарларның күп булуыннан Екатерина II заманында аеруча уңышлы файдалана: патшабикәнең 1874 елгы Указы нигезендә, Төркестан, Кытай һәм Фарсы иле белән сәүдә итүче татарларга киң хокуклар бирелә. Бу исә бай Азия тәбәкләре белән сәүдә мөнәсәбәтләре активлашуга китерә.
ЕВРОПА
Европада татарлар Төркия, Белоруссия, Польша, элеккеге СССР составына кергән Балтыйк буе илләрендә, Финляндиядә көн итәләр.
Төркия татарларының бер өлеше шулай ук сәүдә мөнәсәбәтләре аша төрекләр белән эш итеп төпләнеп калалар, икенче бер зур төркем исә Октябрь инкыйлабыннан соң күчеп килә. Татарлар Төркиянең мәдәни, сәяси, икътисади тарихында зур роль уйнаганнар һәм уныйлар. Садри Максуди, Зәки Вәлиди, Фуад Туктар, Гали Акыш – бу исемнәр Төркиядә билгеле.
Сан ягыннан аз булсалар да, Финляндия татарлары гаҗәп дәрәҗәдә актив, үзенчәлекле диаспора булып тора. Суоми илендә татарларның үз радиосы, гәзит-журналлары бар. Алар туган телләреннән тыш швед, фин, инглиз телләрен камил беләләр, дәүләт тормышында катнашырга тырышалар. Финляндия татарларының күпчелеге – XIX гасыр ахыры – XX йөз башында (1870-1920) сәяси тотрыксызлык аркасында туган илләреннән китәргә мәҗбүр булган бай сәүдәгәрләрнең оныклары.
Тагын бер үзенчәлекле факт – Финляндиядә 1934 елдан бирле татар футбол клубы бар. Элек ул «Алтын Урда» дип аталган, хәзерге исеме – «Йолдыз». Финляндия татарлары арасыннан чыккан йөгерүче, йөзүче, хоккейчылар, шактый зур уңышларга ирешеп, дөньяга танылалар. Гомумән, Финляндия татарларына милли тарих, мәдәният, тел, гореф-гадәтләр, йолалар белән горурлану, аларны саклау хас.
Польша-Литва татарлары – мөстәкыйль этнос. Аларның формалашуы XIV-XV гасырлар чигенә туры килә. Бу төркем татарлар Алтын Урда, Нугай Урдасы, Кырым ханлыгы составында булып, соңрак литва кенәзләренә хезмәт итә башлаган гаскәриләрдән формалаша. Дәүләт тарихына да татарлар нәкъ менә хәрби аспектта кереп калалар. XVIII гасырда Польша Бөек кенәзлегендә берничә татар полкы була, 1797 елда рус дәүләтендә литва татарларыннан торган атлы полк оештырыла, 1812 елда Франция императоры Наполеон Бонапартның Россиягә һөҗүм итү өчен җыелган армиясе составында Литва татарларыннан гына торган эскандрон була.
АМЕРИКА, АВСТРАЛИЯ
АКШ та 11000 татар яши. Австралиядә аларның саны – 500. Һәр ике дәүләттә дә татарлар бер-берсе белән аралашып яшәргә, телне онытмаска тырыша. Һәр ике илдә дә милли бәйрәмнәр уздырыла, милли традицияләрне саклауга игътибар бирелә. Шулай да АКШта бердәм милли диаспора юк диярлек, татарлар күпчелек аерымланып яши.
Австралиянең Аделаида шәһәрендә татар телендә белем бирелә торган якшәмбе мәктәбе эшләп килә. Тасмания шәһәрендә үзенчәлекле стильдә иҗат итүче һәм башкаручы танылган җырчы Зөлфия Камалова яши. Дөнья телләре белән беррәттән, татар телендә дә җырлар башкаручы Зөлфия Камалова 2001 елда Австралиядә «Ел җырчысы» дип таныла.
Күргәнебезчә, татарлар дөнья буйлап сибелгән. Бер яктан уңай бәяләнүче бу күренеш икенче яктан милләтнең аерымлануына, диаспоралар аз санлы яисә пассив булган очракларда, ассимиляцияләнүгә китерә. Милли-мәдәни автономия турындагы сөйләшүләр көннән-көн активлаша. Ләкин бу гына уңай нәтиҗәләр бирерме? Монысын киләчәк күрсәтер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев