Логотип Идель
Ялкын

"36 ЭНЕРДЖАЙЗЕР КУЯНЧЫК КАЙДА ЯШИ?"

СЕЗНЕҢ БЕР ҮК ВАКЫТТА 36 ЭНЕРДЖАЙЗЕР КУЯНЧЫГЫН КҮРГӘНЕГЕЗ БАРМЫ?! «ЯЛКЫН»ЛЫ СЫЙНЫФЛАР АРТКАННАН АРТА! ЯҢА ЕЛЫБЫЗНЫҢ БУ СӘХИФӘСЕН КАЗАН ШӘҺӘРЕНЕҢ 33НЧЕ МӘКТӘБЕ БЕЛӘН АЧЫП ҖИБӘРӘБЕЗ. 5«А» СЫЙНЫФЫНДА КУНАКТА БУЛЫП КАЙТТЫК.


Мәктәп ишеге каршында безне «куянчык»ларның сыйныф җитәкчеләре Лилия апа Сабитова каршы алды. Сыйныф мәктәп линейкасыннан чыгып бара икән: укытучылары артыннан парлап тезелеп баралар. Карадык та шаккаттык. Луиза апа Янсуар сорап куйды: «Ничә укучы дисең бу сыйныфта?!» Ә Эльнар шат: «Күбрәк булган саен шәбрәк!» – дип сөенде.


Баксаң, Лилия апаның сыйныфында 36 бала укый икән – 17 кыз, 19 малай. Таныша башладык. Берсе – музыкант, берсе – җырчы, берсе – хоккейчы, берсе – нәфис сүз остасы. Хәтта чемпион исемен яулаган укучылар да бар: әйтик, Адель Хәлилов, тхэквондо белән шөгыльләнеп, инде күпсанлы медальләр иясе дә булып өлгергән. Кызлары да хоккей уйнаган сыйныфка шаккатмый буламыни?!


«Куянчык»лар курчак спектакльләре куя, җыр түгәрәгенә йөри, ә укырга вакытлары каламы икән, дип сыйныф журналына күз салабыз. Укуда да калышмыйлар икән: сыйныфның уку дәрәҗәсе 88%, моның нәрсә икәнен укытучылар яхшы белә инде. Сезгә дә сер итеп әйтәбез: бу бик-бик-бик яхшы дигән сүз!


Сыйныф җитәкчесе Лилия апага карыйбыз: укучылары шундый актив, тере, боларны дәрестә ничек тотып торасыз соң, дибез. Лилия апа елмаеп кына куя: «Җиңел түгел кайчак. Ләкин аларның сыйныфы шундый, бер-берсе белән узышып яшиләр, эчке ак көнләшү диимме соң? Моны сизеп алгач, укытуны да ярыш нигезендә оештырдым. Олимпиадаларда да сыйныф белән генә катнашабыз...».


Танышып, җыр-бию белән хозурланып, үзебезгә яңа идеяләр, көч алып кайттык бу үзенчәлекле 5 «А» сыйныфы белән очрашкач.


[gallery size="full" ids="5647,5655,5651,5654,5648,5652"]

Фотода: Әдилә Шәяхмәтова, Камилә Фазлыева, Илүзә Һидиятова, Лия Әлимова, Эвелина Шамилова.


Эльвира ҺАДИЕВА фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев